Дүшәмбе 21 май 2012 18:09:34
 
 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“МИН ЧӘЧӘКЛӘР ЯРАТАМ!”
Балтач районы гомер-гомергә үзенә төр¬ле осталарны җыйган. Аның бер ягында балта осталары яшәсә, икенче ягы шәлчеләрнеке. Ә Кариле авылында торучы Чулпан Габделганиеваның чигүче дигән даны бар. — Заманында әби дә, әни дә оста чигүче булган. Ә хәзер менә мин чи-гәм, миннән карап абыйның кызлары да өйрәнеп килә. Әнинең 50-60 нчы елларда чиккән эшләре хәзер дә бар. Күпме вакыт үтсә дә, алар менә дигән итеп сакланган. Ул эшләр бик матур. Шулай да, мин үзгәрәк, заманча булсын дип тырышам, — дип сүз башлады Чулпан.
Фикерләр (0) | Караулар (107) Алсу САБИРОВА | 13.04.2012

“ӘНИЕМ БЕРЬЮЛЫ БЕРНИЧӘ ЭШ ЭШЛӘРГӘ ӨЙРӘТТЕ”
Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Алар укучыны үз эченә бик тиз алып кереп китә. Ике генә бит укыйм да куям дия-дия әсәрнең азагына җиткәнне сизми дә каласың. Нәбирә апаны язу стиле үзенчәлекле дип мактаучылар да, урман, җеннәр, сихерчеләр турында күп яза, повестьларының шактыенда геройлар еш кына бергә калмый дип, эчтән шелтә белдерүчеләр, хәтта “сәер язучы” дип атаучылар да бар. Аны 18 яшендә үк “булачак язучы” дип бәялиләр. Аяз ага Гыйләҗев студент кызның әсәрләрен укыгач: “Бу балада талантлы язучыда була торган бөтен хаталар, ялгышлар бар”, — дип әйтә. Һәм ялгышмый. Бүген Нәбирә Гыйматдинова 17 китап авторы. “Ел китабы” номинациясендә 7 тапкыр беренче урын алган язучы ул.
Фикерләр (3) | Караулар (212) Лилия ЙОСЫПОВА | 13.04.2012

“НӘСЕЛЕБЕЗДӘ СӘҮДӘГӘРЛӘР ЮК ИДЕ”
Яраткан җырчыбыз Рамил Миндиярның шәһәр үзәгендә кием-салым кибете ачуын ишеткәч: “Чын микән бу?!” — дип гаҗәпкә калдым. Артист халкы арасында үз эшен булдыру соңгы елларда популярлашты анысы. Әмма Рамил абый бөтенләй икенче бит ул: әрсез түгел, сәнгатькә генә бирелгән, иҗат дәверендә бер клип булса да төшерергә хыялланып, кесәгә шактый сукканга, шуны тормышка ашыра алмаган, сәүдәдән бөтенләй ерак торган кеше. Бүген җырчы Кыргызстан тауарларын сату белән мәшгуль. Ни өчен соңгы вакытта шул якларга еш йөргәне ачыкланды хәзер. Барысы хакында аның Тукай урамы, 91 нче йортта урнашкан сәүдә ноктасында сөйләштек.
Фикерләр (0) | Караулар (123) Лилия ЙОСЫПОВА | 13.04.2012

“МӘЧЕТ АВЫЛЫБЫЗНЫ ҮЗГӘРТТЕ”
Аш-Буҗи — Кукмара районының иң көчле, бердәм, кәсепле авылларының берседер. Монда бөтен кеше җирдә эшли. Үзләренең пай җирләрен беркемгә бирмичә, сату өчен күпләп суган орлыгы, бәрәңге, кишер, печән үстерәләр. “Агулап та бетмәгән чүп үләнен эссе кояш астында утаган балаларга, хатын-кызларга авыргарак туры килә”, — ди ир-ат халкы. Авылга килеп керү белән үк берсеннән-берсе зур матур йортлар һәм капка төпләрендә торган техника күзгә ташлана. Өй саен диярлек икешәр җиңел машина, бер трактор. — Кәнишне! Без бит эшлибез! Акча күп булгач, ник күршедән ким яшәргә тиеш әле мин? — дип фермадан кайтып килүче бер абзый мул тормышларының сәбәбен гади генә аңлатып бирде.
Фикерләр (0) | Караулар (92) Алсу САБИРОВА | 13.04.2012

“ОРЛЫК БЕЛӘН ПОЛИЭТИЛЕНГА ГЫНА 70 МЕҢ СУМ КИТТЕ”
Самара өлкәсенең кәсепчеләргә бай Гали авылы турында күпләрнең ишеткәне бар. Анда яшелчәчелек тармагы аеруча киң үсеш алган. Берничә ел элек галилеләр эше белән Татарстан җитәкчеләре дә танышып кайткан иде. Әмма моның белән генә республикада бу өлкәдә әллә ни алга китеш сизелмәде кебек. Бәлки, киләсе ел¬лар¬да уңай күрсәткечләргә ирешербез, чөнки галилеләр үзләре Татарстанга кайтып үрнәк күрсәтә башлады. Сүзем Нәсиха һәм Равил Нуровлар гаиләсе турында. Алар 2010 елда Самарадан Теләче районының Урта Мишә авылына кайтып төпләнгәннәр. Һәм бу сала халкын гына түгел, бөтен Теләчене гаҗәпләндереп, яшелчә үстерү эшенә керешкәннәр.
Фикерләр (0) | Караулар (96) Лилия ЙОСЫПОВА | 13.04.2012

“ТАБИБЛАРГА АКЧА БИРСӘҢ, БАЛАҢНЫ СИННӘН ТАРТЫП АЛМЫЙЛАР, ДИДЕ
“Белмәгән кеше сиңа начарлык эшли алмый, белгән кеше башыңны ашый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу чыннан да шулай. Әнә Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында гомер итүче 79 яшьлек Кәүсәрия апа Каюмованы да авылдашы төп башына утырткан. Карчыкның 36 яшьлек авыру кы¬зы бар. “Аны психик авырулар хастаханәсенә алып китмәкчеләр, ләкин табибларга акча бирсәң, синнән тартып алмыйлар”, — дип куркытып-ялганлап, ике ел дәвамында шактый акчасын алган. Бүген 37 яшьлек Г.га, пенсионерның 277 мең сумын үзләштерүдә гаепләп, җинаять эше кузгатылган.
Фикерләр (1) | Караулар (148) Эльмира СӘЛАХОВА. | 13.04.2012

“ИРТӘБЕЗ ТӨРЛЕ ТӨНӘТМӘ, БОЗ СУЫН ЭЧЕП КУЮДАН БАШЛАНА”
Һәр төбәктә диярлек кеше ышанып йөргән халык табибы була. Берәүләр андыйларга хастаханә юлын таптап тәмам хәлдән тайгач, икенчеләр исә, киресенчә, рәсми медицинаны үз итмәгәннән бара. Ничек кенә булмасын, халык медицинасы дигән төшенчә көчле әйбер. Гайфетдин абый Низаметдинов Кукмара районының Уразай авылында яши. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә менә 20 ел кулыннан килгәнчә булыша икән.
Фикерләр (0) | Караулар (102) Алсу САБИРОВА | 13.04.2012

Хәния ФӘРХИ: “… ГАБДЕЛХӘЙГӘ МАЛАЙ ТАБЫП БИРӘ АЛМАДЫМ!”
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһирова белән Имәнлек урамындагы фатирында очраштык. Татар эстрадасының патшабикәсе белән аралашкач, бер хакыйкатькә инандым: зур тырышлык, чиксез авырлыклар аша үрләр яулаган шәхесләр генә менә шулай гади дә, ихлас һәм тыйнак та була ала! Бүгенге әңгәмәдә дә ул алсу төсләр белән бизәмичә генә үз язмышын бәян итте.
Фикерләр (1) | Караулар (257) Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 30.03.2012

“...КЕШЕ ЙӨЗЛӘРЕН БЕР КҮРӘСЕМ КИЛӘ”
Авырлыклар алдында югалып калмыйча, тормышта үз урынын тапкан кешеләргә барыбыз да соклана. Менә бит ничек яши, сәламәт кешегә үрнәк итеп куярлык, дибез. Эдуард Иванов — Казанда шактый танылган адвокат. Ул кечкенәдән дөм сукыр калган. 1,5 яшьлек вакытта кечкенә Эдуард менингит белән авырый. Кызганыч, балаларының башы авыртып бертуктаусыз елавына әти-әни башта әллә ни игътибар бирми. Ә табибка алып барганда инде соң була, авыруы күзенә төшкән, сукыр калган, дип кистереп әйтәләр. Их, вакытында килгән булсалар соң!
Фикерләр (1) | Караулар (183) Алсу Сабирова | 30.03.2012

“ХӘЛӘЛ МАЛ БЕЛӘН ЯШӘГӘН АВЫЛЛАР БӘРӘКӘТЛЕ БУЛА”
Бөтендөнья татар конгрессы төбәкләрдәге татар авылларына игътибарны арттыра. 2008 елда Татар авыллары ассоциациясе төзелде, Конгрессның җиңел кулыннан Русиядәге иң зур салаларда Бөтенрусия татар авылы Сабан туе уза башлады. Читтәге авыллар гөрләп тора: Шыгырдан ит сата, бөтен Казанны хәләл тауар белән тәэмин итә. Самараның Гали авылы яшелчә үстерә, Мордовия татарлары бөтен Русиягә көнбагыш сатып көн күрә. Мондый үрнәкләр шактый, татар авыллары үсештә. Конгресс татар эшмәкәрләрен бергә туплау эшен дәвам итеп, 24-25 мартта Казанда Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенын уздырды. Төбәкләрдә яшәүче эшкуарлар тупланып, милли капитал булдыру турында фикерләште. 27 төбәктән 324 вәкил катнашты.
Фикерләр (0) | Караулар (147) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 30.03.2012



башка фотолар
 
 
 
Информеры