Сишәмбе 17 сентябрь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ХӘЗЕР КҮҢЕЛЕМ ТЫНЫЧ”

Әтнә районының Яңа Җөлби авылында ялгызы гына 3 бала тәрбияләүче Рөстәм Әхмәдуллин турында газетабызның узган елгы апрель санында язган идек. Кызганыч, 10 елга якын яратышып яшә-гән хатыны Айгөл авырып китеп күзләрен мәңгелеккә йома. Дөньяның бөтен борчу-мәшәкате Рөстәм җилкәсендә, берсеннән-берсе кечкенә малайлар ятим, әни назыннан мәхрүм кала. Хатын-кыз ирсез, ничек кенә авыр булмасын, барыбер җайлаша. Эшенә дә өлгерә, балаларын тәрбияләргә, хуҗалыгын алып барырга да көч таба. Ә гаилә җылысының нәрсә икәнен бер татыган ир ялгызлыкка чыдый алмый. Ул вакытта Рөстәм белән күрешкәннән соң аның өчен дә, һаман-һаман әтиләреннән икенче матур әни алып кайтуларын сорап йөдәткән балалар өчен дә йөрәк сыкрап калган иде. Рөстәм күңелендәгесен яшермичә, ничек бар, шулай сөйләшә торганнардан. Инде бу дөньядан китсә дә, Айгөлнең һаман йөрәге түрендә торуын әйткән иде. Шулай да, ул чагында үлгән артыннан үлеп булмаганын, алга карап яшәргә, балаларын үзенекедәй кабул итәрдәй хатын-кыз очраса, икенче тапкыр тормыш корырга әзер икәнен дә белдергән иде Рөстәм. Өрмәгән җиргә дә утыртмас идем, дигән иде.

 

 “Әни!” дип кочаклап алдылар”

Язма басылып чыккач, ял­гышмасам, икенче көнне үк Рөстәмнең телефон номерен сорап шалтырата башладылар. Балтачта яшәүче Әминә редакциябезгә, бәл­ки, иң соңыннан мө­рәҗәгать итүчеләрнең берсе булгандыр. Июнь ае иде. “Рөстәм өйләнмәде ми­кән әле?” — дип сорады ул. Моңарчы берничә хатын-кыз белән “телефон романы” булса да, никтер берсе белән дә күрешергә насыйп булмаган Рөс­­тәмгә. Ә Әминә белән беренче сөй­лә­шүдә үк очрашырга сүз куешалар. 

— Авырып китеп, РКБда яткан чагым. Рөстәм шунда килде. Газетадан күреп аны таныйм, ә ул мине белми бит. Бер читкә бастым да күзәтәм моны! Янына барырга батырчылык җитми. Кергән-чыккан ха­лыкка карап тәмам аптырап бетте бу, чыгып, бер-ике мәртәбә тә­мәке дә тартып алды, — дип сөйли Әминә. — 20 минут чамасы көт­тергәннән соң гына, батырлыгымны җыеп, янына бардым. Кызык, бер белмәгән кеше булса да, Рөстәм бе­лән шуның кадәр җайлы сөй­ләшеп киттек. Күп­тән кү­решмәгән дуслармыни, хастаханә ишегалдында 4 сәгать вакыт үтеп киткәнен сизмәдек тә. Сөй­ләшә-сөйләшә тамакларыбыз кибеп бетте, буфетка кереп, чәй эчтек.

Яңа Җөлбигә иртәгә Сабан туе дигән көнне кайтып килергә булдым. Рөстәм алдан ук Казанда яшәүче күр­шеләре белән сөйләшеп куй­ган икән. Аларга утырып кайттым. Машинадан төшү­гә, Салават белән Рә­сим (Рөс­тәмнең уртанчы һәм төпчек уллары — А.С.) йөгереп килеп: “Әни!” — дип кочаклап алдылар. Шул вакытта йө­рәгем төште дә китте, — дип сөйли Әминә. — Мин бит ни­чек уйлаган идем, имеш, берәр сәгать сөйлә­шеп, балалар белән танышам да, тәкъдим итсә­ләр, чәй эчеп кайтып китәрмен, ди­гән идем. Кая ди ул! Җәй бит, авылда эшнең иң кыз­ган чагы. Арба белән пе­чән кайтты. Бот буе Рәсиме­нә чаклы, зур тырма тотып, печән өяргә азаплана. Булат белән Салават та шунда кайнаша. Ул балаларга карап ничек кул кушырып утырыйм?! Бергәләшеп өй­дек.

Икенче көнне Сабан туе. Без, мине алып кайткан күр­ше Гөлфария апа һәм Зө­фәр абыйлар белән җый­нау­лашып бәйрәмгә киттек. Малайлар төрле уенда катнашалар. Гомер онытасым юк! Откан бер бүләкләрен йө­гереп килеп: “Әни, мә алып куй!” — дип бирәләр. Янда гына әтиләре тора бит югыйсә. Аңа түгел, миңа бирәләр!

Печәннән соң бәрәңге бак­часын, аннары кишер, чө­гендерне утап, сирәкләдем. Рөстәм, газетада язганча, чыннан да бик хуҗалыкчан булып чыкты. Кәбестәгә ка­дәр бар! Бу яшелчәне  беркайчан утыртканым булмады. Бер тапкыр үстерә алмыйча кортлатып бетергән­нән соң кул селтәгән идем. Кыскасы, безнең ул вакытта сөйлә­шеп утырырлык вакыт булмады да. Көне буе эш­ләдек тә эшләдек. Өстәвенә җәй көне кер дә күп җыела. Йокыларыннан торганчы дип, балаларныкын юып куя идем. Рөстәмнең кечкенә генә кер юу машинасы бар-барын, үзе “ал, куллан” дип әйтмәгәч, йә ватармын тагын дип сорарга кыймадым.

Эш арасында 6 көн узганы сизелмәде дә. Әлеге бер атна эчендә авыл­га да, Рөс­тәмнең үзенә, балаларга да тәмам ияләштем. 3 көннән соң Булат та (Рөстәмнең олы улы, 4 нче сыйныфта укый — А.С.) “әни” дип дәшә башлады. Миннән аермалы буларак, Рөстәмгә ул хәтле үк җайлы булмады. Моны сизеп тордым. Шулай да, 6 көннән соң Балтачка кайтып киткәч, ул үзе шалтыратты. “Озак торма, тизрәк кайтыгыз”, — диде.

 

“Икебезгә 4 малай”

Әминә Хизиева бәхетен бер сынап караган булган икән. Кызганыч, матур итеп яшәп китә алмаганнар, ае­ры­лышырга туры кил­гән. Улы Зөлфәт бар. Әниле-уллы Балтач районының Әт­нә авылында яшәгән­нәр. Әми­нә фермада эшлә­гән. Рөстәмгә күченеп китәр алдыннан сыерын, бозау, тавыкларын саткан.

Хәзер Рөстәм белән Әминәнең икесенә 4 малай. Зөл­фәт белән Булат яшь­тәш­ләр. Бер сыйныфта укый­лар икән. Быел Салават белән Рәсим укырга керә.

— Балаларның бөтенесе иркә. Диванга килеп утыруым була, бер яктан Рәсим бе­лән Салават, икенче яктан Булат һәм Зөлфәт килеп сарыла. Кайсы кулны сыйпый, кайсы чәч белән уй­ный. Моңарчы берүзенә бер әни булган Зөлфәттә генә әзрәк көнчелек бар. “Минем әни бит ул”, — ди.

Әниләренең сүзен җөп­лә­гәндәй, як-ягына бер-бер артлы малайлар тезелешеп  утырды. “Менә гел шулай алар”, — дип көлә Әминә. Арада үзенең иркәлеге бе­лән аеруча аерылып торган Салават, аякларын бөк­ләп, яныма кереп чумды. Бармагымдагы кашлы йөзегемне күреп алды да, кулымны тотып: “Мин дә зур үскәч әнигә шундыйны бүләк итәчәкмен”, — дип колагыма пышылдады.  

“Әни” сүзенә, әни назына шуның кадәр сусаганнар, күрә­сең, малайлар, гел күз уңында гына тоталар икән.

— Миңа матур киенергә дә ярамый, — дип сөйләвен дәвам итә Әминә. — Абзар яулыгын, йә булмаса, пычранган оекбашны алыштыра гына башлыйм — “әни, кая киттең?” дип каршыга килеп басалар. Кибеткә, күр­шеләргә керсәм дә, тәрә­зә­дән карап калалар. Мине беркая җибә­рәселәре килми. Беркөнне куртканы юган идем. Алмашка икенчесен куйдым. Күңелләренә шом керде, “әни, ник?” диләр!

Хәзер мунчага да әниләре белән йөриләр икән малайлар. “Ул чистарак юындыра, каты итеп ышкый”, — диләр. Йокларга ятар алдыннан “тыныч йокы”ны баш­та әниләренә, аннары гы­на әтиләренә әйтәләр икән.

Ә шулай да беркөнне Булат: “Әни, нигә син миңа “улым” дип дәшмисең? Телефоныңда да исемем белән язып куйгансың. Зөл­фәтне бит әнә Зөлфәт улым дип саклагансың”, — дип килеп әйткән.

— Телсез калдым, — ди Әминә. — Натурам буенча чыннан да корырак ке­ше. Мин күбрәк эш аты. Берсе белән дә төчеләнеп утырганым юк. Рөстәмне дә тәмле телем белән иркәләмим. Зөл­фәткә дә “улым” дип си­рәк дәштем. Миңа исем бе­лән уңайлырак. Хәзер бигрәк тә. “Улым” дип бер эндәш­сәм, дүртәү­ләп каршыга килеп басачак бит алар! — дип миңа сөй­ләгән шикелле Булатка да аңлаткан Әминә.

Булат әнисен аңлаган-аңлавын, шулай да, сирәк кенә булса да, син миңа “улым” дип дәш инде, яме, дигән.

Балалардан ашауга иң нәзбереге дә Булат икән.

— Аңа һәрвакыт аерым әзерлим. Хет әллә ничек итеп пешер, ит ашамый ин­де! Өчпочмак булса, Булатка дигәннәре бәрәңге белән генә, шырпы кыстырып пешерелгәне була. Мантый шулай ук. Карабодайның да суда пешкәне, майсызы ошый.  Колбасаның да бары “Чесночный” дигәнен ашый. Бе­рара үзебезнең авыл кибетенә дә кайткан иде.

Рәхәт­ләндек кенә! Ә хәзер складта да күренгәне юк, дип алып кайтмыйлар әле, — дип сөйли Әминә.

 

“Мәрхәмәтле балалар булсын”

Йортка Әминә килү белән үк Рөстәм эшкә чыккан. Ра­йонга йөреп эшли, терлекчелектә икән.

— Хәзер күңелем тыныч. Иртән торып рәхәтләнеп эшкә чыгып китәм. Йорт, балалар тулысынча Әминә өстендә. Ул килгәннән бирле плитә янына якын барганым юк. Чиләк-чиләк камыр кабартып төрле пирог, кабартма пешергән вакытлар да үткәндә калды. Хәзер тотынсам, килеп тә чыкмас кебек. Онытылган, — дип сөй­ли Рөстәм.

— Бу йортта калуыма Рөс­тәм түгел, күбрәк балалар сәбәпче булгандыр, — дип никахлы иренең сүзен дә­вам итә Әминә. — Яшәвебезгә әле күпме генә, ә мин монда гомер буе торган төс­ле. Малайларны да аермыйм. Барысы да үземнеке. Алданрак бөтен кеше: “Ничек курыкмыйсың? 3 бала өс­тенә киләсең бит”, — диде. Аны бу авылда да, үзем­нең туган якта да әй­түчеләр күп булды. Башкалар, бәлки, шулай уйлыйдыр, ә мин монда куркыныч берни күрмим. Шуңа аның ише сүз­ләр­не дә яратмыйм.

Киләчәгебез хәерле булсын. Безнең авылда бер ир балалы хатынга өйләнгән. Ул хатын гомер буе өйдә генә булды, дәүләт эшенә йөрмә­де. Үги әти ике малайны да үзенеке кебек үстерде. Тегеләр армиядә булып кайттылар, өйлән­деләр, инде балалары туды. Менә шул малайлар үзлә­рен үстергән, кеше иткән әтиләрен картаймыш көндә урамга куып чыгардылар. Йортның бер почмагын күпсенделәр. Минекеләр шундый булмасын иде, дип уйланган чакларым бар. Әлеге ир урынында каласым килми. Яхшы күңелле, мәрхәмәтле булып үсү­ләрен телим. 

 

Алсу Сабирова | 26.03.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры