Сишәмбе 17 сентябрь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
"...АБЗАРДА ЯШИБЕЗ"

Апас районының Болын-Балыкчы авылында гомер итүче Алсу Кадоргова һәм аның 3 баласының урамда яшәвенә 8 ай булган. Кайгы бер уйламаганда килә бит ул. 2011 елның 20 декабрендә көндезге сәгать 11 нче яртылар тирәсендә, шәрран ярып, “Янасыз бит!” дип шалтыратучы авылдашларына Алсу апа башта ышанмыйчарак тора. Кит инде, булмас! Алай дип шаярмыйлар, ди ул. Тел шулай дип әйләнсә дә, аяклар шундук өйгә чаба.

 

   “Ферма халаты белән утырып калдым”

— Фермада эштә идем. Иртән, гадәттәгечә, ишекне бикләп чыгып киттем. Сулышым кабып кайтып кергәндә йортым тәмам янып беткән, янгын сүндерүчеләр ут күр­ше-тирәгә китмәсен дип саклап торалар иде. Атылып кереп, өйдән ни дә булса алып чыгасы идем — керт­мәделәр. Үзеңнең дә шунда янып үләсең киләме, дип то­тып калдылар. Кечкенә генә агач йортка күп кирәкме инде? Өем менә шулай күз алдында көлгә әйләнде дә бетте. Эшкә киеп киткән бер кат ферма халаты белән калдым, — дип елый-елый искә ала ул көнне Алсу апа.

Алсу Кадоргова 1969 ел­гы. Әнисе тумышы белән Чувашстанның Урмай авылыннан булган. Яшьли Апас ра­йо­нына килеп урнашкан. Алс­у апа монда дөньяга кил­гән. Тугач ташлап китү сә­бәп­ле, кызчык әтисез үс­кән. Әнисе бүтән кияүгә чыкмаган, бала тапмаган. Алсу апа аны, әй­бәт кеше иде, гомере буе колхозда эшләде, дип искә ала. Хә­дичә апа 75 яшен тутырып, 5 ел элек үлеп киткән. 

 

“3 иргә чыгып, бер рәхәт күрмәдем”

Кызганыч, әнисенең ая­нычлы язмышын кызы Алсуга да кабатларга туры кил­гән. 3 баланы өч ирдән тапкан ул. Шуларның беренчесен генә законлы никахта килеш. Ра­мил ту­ып бер ел узгач, ир гаиләне ташлап китеп бар­ган. Шул китү­дән ир бе­­лән хатынның бү­тән бер­­кайчан кү­реш­­кә­не юк. Әти ке­ше баласына алимент түлә­мә­сә дә, әби-бабай берничә ел оныкларына яр­дәм итеп яшәгән. 1987 елдан алып ин­де күп­ме вакыт узса да, Алсу апа һа­ман ир хатыны булып санала икән.

— Аерылышып йөрергә акча кирәк бит. Бер калгач, ничектер калынды инде, — дип аң­лата ул моны.    

Аннан авылга “шабашка”га Чувашстан якларыннан килеп эш­ләүче икенче ирдән Алмаз, өченчесеннән Ләйсән туа. Алмазның әтисе бе­лән Ал­су апа бер ел ча­масы яшә­сәләр, кызчыкны әтисе әле тумаган килеш, карында 6 айлык вакытында ташлап чыгып кит­кән.

— 3 иргә чыгып, бер рәхәт күрмәдем. Бә­хетем булмады, — дип уфтана Ал­су апа.

Рамил 8 нче сыйныфны тә­мам­лап, СПТУда белем ала, район кулланучылар җәмгыятендә эшли. Янгыннан соң әнисе янына фермага эшкә кайта. Ә Алмаз белән Ләйсәнне, уку программасына җитешә алмыйлар дип, Казандагы махсус мәктәп-интернатка билгелиләр. Алсу апаның алар янына бер мәртәбә дә барып караганы юк. Кайчагында абыйлары хәл­ләрен белеп кайта, дип сөй­ләп шаккатырды. (Соңыннан, социаль яклау оешмасына шалтыраткач кына, балаларның Казанда түгел, ә Яшел Үзән­дә икәнен әйт­теләр А.С.). Балалар елына 3 тапкыр — җәйге, кышкы һәм яз­гы каникулларда авыл­га кайтып торалар икән. Йорт­лары янганда алар Яшел Үзән­­дә була. Алмаз — 6 нчы, Ләй­сән 2 нче сыйныфны тәмамлаган.

— Кыш чыгарга дип, авыл җирлеге җитәкчеләре малай белән мине бер йорт­ка керттеләр. Ул ир ялгыз яши. Әмма эчсә, холкы бик яман. Кышкы төн­нәрнең кү­бесен кайда туры килсә, шунда, мунчада кунып уздырдык. Бик авыр булды, — дип сөйли Алсу апа.  

 

“Элек монда сыерыбыз тора иде”

Кар эреп бе­тәр-бетмәс аналы-уллы янә үз ихаталарына кайтып керәләр. Ишегалды бик таркау, монда кеше яшидер дип уйламассың да. Мунча, аның янә­шәсендә лапас, арттарак шактый тузган абзар тора. Янгыннан соң лапаста Рамил урнашкан.

— Олы егет янында ята алмыйм бит инде. Шуңа кү­рә Алмаз һәм Ләйсән белән абзарда яшибез. Элек монда сыерыбыз тора иде, — дип елап җибәрде Алсу апа.

Заманында сы­ер, ат ише эре терлекләр тотсалар, хәзер абзар тутырып үз­ләре яши Кадорговлар. Шулай да, ишегалдында берничә индоүрдәк, 15 тавык йөри. Бакча артында кәҗә бе­лән тәкә бәйләп куелган, бер куян бар.  

“Бүлмә”дәге бер кәнәфи­дә Алмаз йокласа, караватта Алсу апа белән Ләйсән ята. Янда сандык тора. Бөтен кием-салым, ризыкны шу­ның эчендә саклыйлар икән.

Алсу апа туганнан бирле шушы авылда. Беркая барган юк, ди. 8 нче сыйныфны тә­м­амлагач та шә­һәргә китү теләге белән янмаган. Колхозга кер­­гән дә, эшлә­гән дә эшләгән. Хәзер ул СХП “Рәхимов” ҖЧҖ  дип атала.

— Иртәнге сә­гать 7 дән алып кичке 6 га чаклы эшлибез. Көндез бер сәгать ял бар. Чыкмый калган бер көн дә юк. Ә хезмәт хакын май­да алган килеш. 6100 сум чыккан иде. Шуннан бирле бер тиен дә күр­гән юк. Инде менә яңа сезонга кердек. Ай саен ике балага 300 сум тирәсе пособие алам. Ул күп­мегә җитә инде? Менә бүген кулда бер ипи­лек тә ак­ча юк, — дип зарын сөйли Алсу апа.

Абзарга керә-керешли аш өстәле тора. Самавыр, пакетта бераз сушки, печенье бар. Бер савытта кыяр салаты, банкада ниндидер җиләктән кайнатма. Өстәл­дәге ризыкның барысын да Кадорговларга авылдашлары биргән. Без Алсу апа белән абзар эчендә сөй­лә­шеп торганда Ләйсән йөгереп килеп чәй эчеп аласы итте. Ашъяулыкны ачып җи­бәргәч, йөзләгән чебен выжылдап урыныннан купты. Өстәл тирәсендә ниндидер бер ыгы-зыгы булып алды. Гигиенаның монда “г” хәрефе дә юк. Чынаякта калган чәйгә кереп баткан чебенне Ләйсән түгеп кенә җибәрде дә, самавырдан яңа чәй агызып, булганы белән капкалап алды.

Ашау дигәннән. Ихатада газ, әлбәттә, юк. Ул монда янгын чыкканчы да булмаган. Утны өзеп киткәннәр. Кирәге чыгар дип, авылдашларның берсе газ плитәсе биргән. Бер генә конфоркасы эшләсә дә, Алсу апа, газ баллоны алып, шунда аз-маз ашарга пешердем, ярыйсы иде, ди. Ә хәзер яңа баллонга акча юк. Ризыкны әни ке­ше учак ягып, калай өс­тендә пешерә. Шуннан ук күмер алып, самавыр куеп җибәрә. Янган ис, корым, каралып беткән савыт-саба — бар да телевизор күрсәткән сугыш чорын хәтерләтә.  

— Бүген төшке ялга дигән вакытым макарон пешереп узды, — дип күрсәтә-күрсәтә сөйли Алсу апа. — Утын өеп учак якканчы, күмер әзер булып су кайнап чыкканчы, аннары макарон пешкәнче   1 сәгать вакыт узды да китте. Балаларга: “Ашагыз!” — дип кенә әйттем дә, чыгып йө­гердем. Үземә чират җит­мәде.

Ярый ла көндез кояш яктысы бар. Ә кичләрен гаилә Алсу апаның кә­рәзле телефонындагы фонарен яктыртып, абзарга җыелышалар икән. Батареясы утырмасын дип тиз генә шул яктылыкта капкалап алабыз да ятабыз, дип куркыныч әкият сөй­ләгәндәй көнкүрешен тасвирлавын дәвам итә ана ке­ше. Телефонын Алсу апа һәр көнне эш­тә зарядкага куя икән.

Суга Алсу апа күр­шелә­ренә йөри. Ихатада бакчага сибәрлек тә су булмагач, яздан утырткан кишер, кә­бестә, кыяр, помидор ише яшелчәләр үсмә­гән. Аның каравы суган әйбәт булды, ди. Белмим, ул суган кайда үскәндер, әмма бакчада бө­тенләй йөрерлек түгел. Ке­ше биеклегендәге алабута, билчән урман булып, рәхәт­ләнеп орлыкларын коеп утыра. Арткы якта бәрәңге бакчасы. Алып карадык. Быел уңыш әйбәт булырга охшаган, дип сөенеп куйды Алсу апа.

 

“Балаларның бер документы да юк”

— Болай яшәү адәм көл­кесе бит! Күпме генә ярдәм сорасам да, берәүнең дә булышканы юк. Бөтенесе, акча бүлеп бирербез, көт, ди­ләр. Ә мин куркам! Тиз­дән кыш җитә. Төн­нәрен хә­зер­дән үк салкын. Ике юрган астында ятып та таң атканда туңып уянып китәм. Янгыннан соң Апас социаль яклау оешмасы 15 мең сум, урын-җир ки­рәк-яраклары, барыбызга да бер кат кием-салым, күп кеше азык-төлек бе­лән яр­дәм ит­те. Шул 15 меңгә ки­рәк чаклы шифер, түбә ябарга җитәрлек калай алып куйган идем, нигезне яңабаштан бетоннан эшләттем. Күр­ше авылда инде сөй­ләшеп, карап кайткан нәкъ безгә ярашлы бура да бар. Бүген үк сүтеп алып кит, безгә кирәкми, диләр. 5x6 үлчәмдәге бураларның хуҗасы берсенә — 40, икенчесенә 50 мең сум сорый. Ләкин акчам юк бит! Хезмәт хакы вакытында булмагач, кредит, ссуда сорап банкларга да мө­рә­җәгать итә алмыйм, — дип ачыргаланып сөйли Алсу апа.

Шул ук акчасызлык аркасында әлегә ул үзенең паспорт һәм ИНН кәгазьләрен генә эшләткән. Балаларның бер документы да юк. Чөнки һәрберсен ясатыр өчен 300 әр сум түләргә кирәк, ди.

 

“Гаилә урамда калмас дип өметләнәм”

Икенче көнне, телефоннан гына булса да, Болын-Балыкчы авыл җирлеге башлыгы Назыйм Кадыйров белән аралашып алдык. Кадорговлар гаиләсе турында ул менә нәрсәләр сөйләде:  

— Алсу ялгыз хатын. 100 процент акыллы кеше дип тә әйтеп булмый аны. 3 ирдән өч баласы бар. Бу эштә 35-40 еллап мин. Шушы вакыт аралыгында гына да Алсу берничә йорт алыштырды. Шу­ның өчесендә янгын чыгарып туктады. Соң­гы янган ихатаны заманында икенче бер хатынга колхоз төзеп биргән иде. Ул күченеп кит­кәч, якынча 7 еллап элек булыр, анда Алсуның гаиләсен күчердек. Әллә ни иске тү­гел, саклап яшәгән очракта менә дигән йорт иде. Янгын сүндерүчеләр, янгын электр чыбыгыннан чыккан, телевизоры да эшләп торган, диделәр. Әлеге ихатада яшәү дәверендә Алсу йортны, җирне үзенә рәсмиләштерү буенча берни эшләмәде. Шуңа күрә бу урын хәзер дә авыл җирлегенеке булып исәпләнә. Йорт бурасына якынча 100 мең сум кирәк. Авыл җирлеге балансында андый акча юк. Сөйләшүне Алсу эшләгән СХП “Рәхимов” ҖЧҖ  җитәк­чесе Фәрит Рәхимов белән дә, авыл халкы белән дә алып барабыз. Бурасы булса, өючеләрен генә табар идек әле. Киләчәктә гаи­лә урамда калмас дип өметләнәм. Ләкин шул ук вакытта әле бер тиен акча юк.

Байтак еллар шушы авылның участок милиционеры булган Илфат Хантимеров:

— Кадорговлар Болын-Балыкчының иң авыр гаилә­се инде ул. Олы малае тәртипсезрәк. Берничә тапкыр исерек килеш тотканым булды. Җитмәсә, 2 ел элек бер гаиләнең ихатасына солярка сибеп ут төрткән. Суд булды. Рамил үзенең гаебен тулысынча таныды. Шартлы рәвештә аны ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул хәзер учетта тора, — диде. 

Балалар һәм яшүсмерләрне социаль яклау оешмасы белгече Динара Таирова, Кадорговлар бездә учетта тормый, ди.

— Алар гап-гади гаилә. Әниләре эшли, эчеп-тузып йөри торган хатын түгел. Янгыннан соң аларга акчалата да, киемнәр белән дә булыштык. Тагын нинди дә булса ярдәм сорап яисә балаларны учетка алырга ки­рәк, тормышлары авыр дип, без­гә берәүнең дә мөрәҗә­гать иткәне юк. Олы малайлары авылда эшли, калган ул-кызы Яшел Үзәндәге махсус интернат-мәктәптә. Авыл җирлеге белән әле күптән түгел генә шалтыратышкан идек, аны-моны әйтмәде.

Кызганыч, авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен Кадорговларның, балигъ булмаган ике баланың ишегалдында учак ягып ашарга пешерүе, урамда яшәве, җимерек караңгы абзарда төн чыгуы нормаль күренеш булып чыга.  Мин әйтмәсәм, социаль яклау оешмасы анысын да белмәс иде.   

 

Ничек кенә булмасын, мин беркемне дә тән­кыйть­ләргә, йә булмаса, гаепләргә җыенмыйм. 3 бала, бер кат ферма халаты белән утырып калганнан соң мантып китү ай-һай авырдыр ул. Андый бә­ла-ка­заны дошманыңа да күрергә язмасын! Бу очракта ялгызың гына берни майтарып булмавы көн кебек ачык. Краснодар өлкәсен су басты — ил белән булыш­ты­лар. Әле кайчан гына Ки­ров өлкәсе Урта Шөн авылында рәттән бер урам янды. Шушы көннәрдә шалтыратып хәлләрен сорадык: инде соң­гы йортларын төзеп бетереп килә­ләр икән! Авылдашлар бер-берсенә бик булыша, күрше Кукмара районы халкы да кем күпме булдыра ала, шулай җыелышып, 67 мең сум күчергән. Кечкенә Ләй­сәннең Мауглига охшап баруында да әни кешенең гаебе юк. Бәл­ки, ул чынлап та таркаурак, төптән уйлый торган хатын түгелдер, әмма бер тиен акчасыз абзарда яшәп кара әле син! Мондый шартларда сәла­мәт кешенең дә акылына зәгыйфьлек килергә мөм­кин. Шактый зур татар авылында ирсез хатынның шул дәрәҗәдә мескен хәл­дә тормыш алып барырга азаплануы коточкыч күренеш.

Апас районы.

P.S. Ярдәм итәргә теләүчеләргә Кадорговларның адресы: 422348, Апастовский район, дер. Болын-Балыкчы, ул. Мечеть, д.3А.     

 

               

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Кухня да урамда"

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бүген гаилә биредә көн күрә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Алсу апа балалары белән

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йортта фундамент

Алсу САБИРОВА | 04.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры