Дүшәмбе 24 февраль 2020 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“...АВЫЛДА ЯНЫП ЯШӘҮЧЕ БЕР КЕШЕ КИРӘК”

Чувашстан туган ягым Чүпрәледән 100 км чамасы ераклыкта гына урнашса да, ул тарафларда соңгы тапкыр кайчан булганымны хәтерләмим дә. Мәктәптә укыган чакта Батыр районы Шыгырдан авылына кунакка барган идем. Юл уңаенда Озын Куакка да сугылдык. Көзен баргангамы, күңелемә авылның ерып чыкмастай пычрагы гына кереп калган. Асфальт түгел, таш та түшәлмәгән иде анда. Күптән түгел эш буенча кабат Чувашстан якларына барырга туры килде. Озын Куакны күреп шаккаттым. Авыл танымаслык булып үзгәргән...

Озын Куакта яңа тормыш

 

Озын Куак – 1671 елда нигез салынган татар авылы. Бүген анда 300 гә якын хуҗалык бар. Меңгә якын кеше яши. Бик җайлы урында, Чувашстан белән Ульян каласын тоташтырган юл өстендә урнашкан. 2008 елның сентябрендә күмәк хуҗалык агрофирмага әйләнгән. Аны чыгышы белән шул авылдан булган эшмәкәр, безнеңчә әйтсәк, инвестор Рәшит Сәнҗәпов җитәкли башлаган. Авыл халкы, уртак фикергә килеп, агрофирмага “Тормыш” дип исем биргән.

 

Шулай итеп, өр-яңа тормыш башланган. Узган ел авылның һәр урамына, тыкрыгына – кыскасы, 6 км дан артык юлга таш түшәлгән. Әлбәттә, авыл халкы ярдәме белән. Кемнәрдер кул көче, кайсылары техника белән, хәленнән килгәннәр акчалата булышкан. Бу эш 2 миллион сумга төшеп, шуның 300 меңгә якынын җирле авыл идарәсе бирсә, калган чыгымны Рәшит Сәнҗәпов күтәргән. Эшне күмәкләшеп тиз арада башкарган алар. “Рәшитнең кулына көрәк тотып, бар эштә дә катнашуы, бертуктаусыз хезмәт куюы аеруча сокландыра. Бу гамәле гади, тырыш икәнен кабат исбатлый”, – ди авылдашлары, аның хезмәт сөючәнлеген мактап.

 

Алабуталар юкка чыккан

 

Безнең якларда уңдырышлы кара туфрак хөкем сөрә. Җирне тәрбияләсәң, аңа ихтирамлы булсаң, теләсә нинди культураны үстереп, мул уңыш алырга мөмкин. Озын Куакта моңа әллә ни игътибар бирмәгәннәр. Фәлән хәтле җир ун ел буе алабута, эт эчәгесе, сап-сары ромашка астында әрәм булып, сөрелми-чәчелми ята биргән. Ә узган ел Озын Куак кырларында бер генә гектар да буш калмаган. 300 га җир сукаланган. Эшкәртеп, гектарыннан 36,6 центнер уңыш җыеп алганнар.

 

– Җирдә нинди культуралар үстерергә була, барысын да утырттык: карабодай, кукуруз, бәрәңге, чөгендер... – ди агроном Риназ Салихов.

 

Бер ел эчендә ике “Енисей” комбайны, “Т-154” тракторы, 3 данә “МТЗ-82” алынган. Авыл хуҗалыгы машиналарын да шактый алганнар. “Тормыш” агрофирмасында бүген кирәк булган техниканың барысы да бар. Бу авыл халкының да эшен шактый җиңеләйткән. Чөнки кемнең салам яки ашлыкны өйгә кайтарырга мөмкинлеге юк, аларга агрофирма тракторлары илтеп бирә.

 

Элеккеге колхозның иске фермалары төзекләндерелеп, яңа койма белән тотып алынган. Анда 300 баш әстерхан сарыгын кайтарып урнаштырганнар. Хәзер алар исәбе меңгә җиткән.

 

Сөйләшүләреннән шуны аңладым: авыл халкы яңа агрофирма оешудан – “Тормыш”тан бик канәгать. Бүген авылның 35 ләп кешесенә даими, 300 енә сезонлы эш булдырылган. Иң мөһиме – хезмәт хакы вакытында бирелә икән. “Теләсәң – ашлык белән, теләсәң акчалата алырга мөмкин”, – диде озынкуаклылар.

 

Сөт сугышы?!

 

Соңгы араларда районнарда “сөт сугышы” турында шактый яздык. Ни көләргә, ни еларга белмәссең... Биредә андый проблема гомумән юк икән.

 

– Азык мәсьәләсе хәл ителгәч, халык үткән елдан күпләп мал асрый башлады. Шуның белән көн күрәләр. Күпчелек хәзер икешәр-өчәр сыер тота. Агроном Риназ кебек тырышлары дүртәрне алырга да батырчылык итте әле. Авылыбызда сөтне “частниклар” җыя. Алар икәү. Үз машиналары белән йөриләр. Көн саен һәр йортның ишегалдына килеп, билгеле бер вакытта алып китәләр. Сөт акчасы айга ике тапкыр бирелә. Ноябрьдә 8 сумнан җыйдылар. Ә декабрь өчен бәяләр артыграк булыр дип торабыз, – ди авыл җирлеге башлыгы Альфред Айбетов.

Сусыз авыл...

 

Озын Куакта тагын бер чишелмәгән проблема булган – су юклык. Өйләренә ул әле дә кермәгән. Эчәр өчен урамдагы коедан яки чишмәдән алалар. Тагын да яманрагы – көтү өчен дә, каз-үрдәккә дә, үзләренә коеныр өчен дә күл булмавы күңелен тырнаган аларның. Чөнки Озын Куакта елга да, күл дә юк. Инеш дип аталганнары да каз тәпиен күмәрлек кенә булып, җәйге эсседә еш кына кибеп бетә икән. Малай-шалай, ир-егетләр су керергә күрше авылларга йөргән. Рәшит Сәнҗәпов килгәннән соң бер ел эчендә өч тирән күл казылган. Берсе – плотина. Анысы коеныр өчен. Киләчәктә балык үрчетергә исәпләре бар. Икенчесе – көтүлек өчен. Ә өченчесен Сабан туе мәйданы янына казытканнар. Чишмәләрен дә яңартканнар. Күлләргә су шактый җыелган инде. Сабан туе дигәннән, аның мәйданын агачлар утыртып, киләчәктә парк итәргә җыеналар.

 

Тагын иске клубның түбәсен яңартканнар, мәктәпкә күп үзгәрешләр кертелгән, интернет та булдырылган. Озын Куакның сайты барлыкка килеп, анда авыл һәм аның халкы тормышындагы яңалыклар бирелә.... Бер елда күпме эш!

 

Чувашстан авылларын мактауны максат итеп бармаган идем, әмма соклануымны яшерә алмыйм. Татар авыллары бетүгә йөз тотмасын иде. Аларны саклап калып була бит. Чувашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияты рәисе Фәрит Гыйбатдинов белән дә шул хакта сөйләшеп тордык.

 

– Һәр татар авылында барысы өчен дә янып яшәүче бер кеше кирәк. Андыйлар табылса, бөтенесе тәртипкә салына, яңартыла. Ул үз тирәсендә төркем туплый. Юнәлеш бирә. Тырышлыгы белән авыл тормышын да, халык яшәешен дә яхшырта ала. Рәшит Сәнҗәпов шундыйлардан, – диде ул.

 

Озын Куакның моңа кадәрге җитәкчеләре нинди эшләр башкарды икән, дим үземә. Җавапны озак эзләргә кирәкмәде. Үзәк урамда бик матур, әкәмәт зур йорт игътибарымны җәлеп итте. Әллә өч, әллә дүрт катлы шунда. Элек эшләп киткән хуҗалык рәисенең өе икән. Колхозның бер ферма терлеге кереп утырган монда, ахры.

 

Ә Рәшит абый исә бик тыйнак.

 

– Үзем генә булдыра алмас идем. Күмәкләшеп эшләдек. Әтием гел: “Туган авылны ташламагыз, хәлегездән килгәнчә булышыгыз”, – ди. – Аның сүзләрен тыңлыйм. Авылыма чын күңелдән ярдәм итәм, – диде ул.

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 24.01.2010

Былтыр 27.01.2010 13:33:12
Рәфиснең Шыгырдан яклары турында укып бик кызыгам шул якларга. Бигрәк матур яшәп яталар. Хоббитлар кебек. Шунда күчәсе килә башлады.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры