Якшәмбе 21 апрель 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ТЕАТРДА БЕР КӨН КҮРЕНМӘСӘМ, ЭЧЕМ ПОША БАШЛЫЙ”

Актер Алмаз Сабирҗановның Камал театрында эшли башлавына 7 ел булды. Бер караганда, күп вакыт түгел кебек. Шул арада ул 15 ләп рольгә җан өрергә өлгерде. “Диләфрүз-Remake”тагы Амурны уйнавы гына ни тора! “Зәңгәр шәл”дә Әптери, “Мулла”да Эльбрус, “Йөзек кашы”нда Айдар, “Кичер мине, әнкәй!”дә Миргаян... Саный китсәк, шактый җыела. Бирелеп, хисләнеп уйнавы рольләрен тагын да җанлырак, ышандырырлык итә. — Уфа “Нур” театрында эшләгәндә гел Камал театры турында хыялландым, бирегә ашкындым. Хәзер монда эшлим бит инде, күптән тынычланырга вакыт, әмма барыбер сагынам. Ял булганда да өйдә утыра алмыйм, театрда бер көн күренмәсәм, эчем поша башлый. Киләм дә грим бүлмәсенә керәм, буфеттагы апаларның, хезмәттәшләрнең хәлен белешәм, планны карыйм һәм өйгә кайтып китәм. Миңа шул да әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә, күңел тынычланып кала, — ди хыялый Алмаз.

 

Безнең белешмә: 

Тулы исеме: Алмаз Реваль улы Сабирҗанов 

Туган урыны: Чистай районы Татар Ялтаны авылы 

Туган көне: 14 декабрь, 1983 ел 

Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеге 

Гаилә хәле: хатыны — Илсияр, кызлары — Алия белән Әдилә

— Алмаз, синең авыздан “Мин бик оялчан егет идем” дигән сүзне ишеткәнем бар. Сәхнә юлын сайларга бу сый­фат бер дә комачау ит­мәгән бугай?

— Артык оялу мәктәп елларында гел комачаулады (көлә). Җырга, сүзгә осталыгым булып та, оялчанлыгым аркасында еш кына читтә кала идем. Ниндидер номер күрсәтү, чыгыш ясау иң катлаулы эш кебек тоелды. Катнашмас өчен качып йөргән чаклар да булды. Шулай бер­сендә тарих укытучысы Венера апа “кысты” бит. Җайлап-майлап, көч-хәл бе­лән бер-ике тапкыр сәх­нәгә чыгарды. Шуннан әк­рен­ләп ияләшә бардым, шомара төштем. Төрле мини-спектакльләр әзерләгәндә роль­гә яхшы керә идем. Сәхнәгә чыкканчы гына читен икән ул, аннары барысы да онытыла.

Әнием Гөлсинә Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлаган. 17 ел буе мәдәният йорты мөдире булып эшләде. Авыл халкы өчен гади итеп спектакльләр әзерлиләр иде. Мостай Кә­римнең “Кыз урлау” әсәрен куйганда мин дә катнаштым. Театрга мәхәббәт мәктәп елларында ук уянды.

11 нче сыйныфны тәмамлагач, югалып калдым. Нинди һөнәр сайларга дип аптырадым. Инде сыйныфташлар урнашып бетте, ә мин уйламаган да. Ярый әле әти-әни, кирәк дип кенә, телә­мәгән җиргә кертмәде. Алар һөнәр сайлауны үз ирегемә калдырды. Кайчандыр комиссиядә имтихан кабул итеп утырган остазларым бе­лән хәзер бер сәхнәдә уйнавымны бәхет дими ни дисең?!

— Чистай мишәре бит син. Сәхнә туган телдә камил, чиста сөйләшүне та­ләп итә. Җиңел булмагандыр?

— Укырга кергәндә Наил абый Дунаев: “Энем, осталыгың бар. Парашюттан да сикердең, поэ­маны шәп укыдың, рольгә ях­шы керәсең. Әм­ма чыкылдап торасың бит. Нишләтербез инде?” — дигән иде. Теләгем зур булгач, тырыштым, телне шомарттым.

Авылга кайткач, үзебезнеке­ләр белән онытылып сөйлә­шәм, ә кичләрен, бүлмәгә бикләнеп, кычкырып татарча китаплар укый, “к”, “ч” хәрефләре кер­гән җөм­ләләр­дән торган кү­нек­мәләрне кат-кат эшли идем. Әкренләп үз дигәнемә ирештем.

— Эшчәнлекне Уфа “Нур” театрыннан башлагансың. Анда ничек барып урнаштың?

— Без укырга кергән елны Фәрит Бикчәнтәев Уфа “Нур” театрына махсус курс җый­ды. Мин дә шунда эләктем. Укуны тәмамлагач, барып бер елга якын эшләдем. Шул чорда Казанны, Камал театрын ничек сагынганымны белсәң?! Фәрит абыйга, мәрхүм Шамил абый Закировка рәхмәт. Алар биредә үземне сынап карарга мөм­кинлек бирде. Эшемә җа­ваплы карыйм. Яңа рольләр­не башкарганда аеруча борчылам. “Йөзек кашы”н әзер­ләгәндә 3,5 кг га ябыктым. Хәрәкәт күп, бик эмоциональ булуым да тәэсир итә бугай. Кайчак артык бирелеп, онытылып китәм. Эшкә генә тү­гел, театрның бинасына гашыйк мин, биредәге атмо­сфера рәхәт. Тәүлекнең иң күп өлешен театрда үткә­рәм. Бу — икенче өебез. 

— Театр үз хезмәткәр­ләрен яшәү урыны белән тәэмин итә. Шулай да, ан­да дүрт кешелек гаиләгә кысанга туры киләдер?

— Алай кысан димәс идем. Анда театрның күп актерлары яши. Шундый ияләштек, без хәзер бер гаилә кебек. Бер-беребезгә йөрибез, балаларыбыз бер­гә уйный. Алла боерса, фатир булачак, көтәбез. Әле китәсебез дә килмәс, дибез.

— Алмаз, Илсияр белән бер университетта укыгансыз икән. Ул да сәнгать дөньясында кайныймы?

— Илсияр Апас ягыннан, Каратун станциясеннән. Өй­ләнешүебезгә 19 декабрьдә 4 ел була. Университетта бер елларда укыдык, бер тулай торакта яшәдек. Әмма ул чакта ничектер игътибар бирмәгәнмен. Сәламләшеп кенә йөри идек. Мөнәсә­бәт­ләр шуннан узмады. Ә соң­рак, университетны тәмамлап, берничә ел үткәч, очраклы гына тагын юллар кисеште. Бу юлы аңа җитди карадым, күз салдым һәм шуннан ычкындырмадым ин­де. Башкалар кебек еллар буе йөреп маташмадык (кө­лә). 10 ай очраштык та өй­лә­нештек.

Илсияр дирижерлык бү­леген тәмамлады. Сәнгать юлыннан китмәде. “Изюм” ресторанында менеджер булып эшләде. Хәзер декрет ялында. Ике кыз үстерәбез. Балалар кечкенә, хатыныма кыенгарак та туры килә. Шу­ңа буш вакыт табылдымы, кызларым белән булырга тырышам. Зурысы Алия балалар бакчасына йөри. Рә­сем ясарга оста, бөтен нечкәлекләрен уйлап эш итә, шаккатыра. Биергә ярата, гел музыка куюыбызны сорый. Кечкенә Әдиләбез дә әрсез. Үрмәләмәгән җире юк, өстәлгә менә. Инде шкаф ишекләрен ябыштырып куя башладык (көлә). Өйдә дә көн саен спектакль безнең.

— Син спектакльдән, репетицияләрдән кайтып кермисең. Өйдәге эшләр күбрәк Илсияргә эләгәдер?

— Бездә алай эш бүленеше юк. Студент елларында ук ашарга пешерергә өй­рәндем. Өйләнгәч, бергәләшеп әзерләү тагын да күңеллерәк икән ул. Гаиләмә бәй­рәмнәр ясарга яратам. Кайчак иртән торгач: “Илсияр, бүген сиңа ял. Ашарга үзем әзерлим”, — дим. Эш бетмичә, аларны аш бүлмәсенә кертмим. Әзер булгач, матур итеп табын корам, шуннан соң гына чакырам. Һәрчак “Тәмле!” дип ашыйлар. Үзе ресторанда эшләгән кеше миннән күпкә тәмлерәк әзер­­ли инде. Әмма сер бирми, тагын пешерсен дип канатландыра.

Балаларны да карашам, кирәксә, киемнәремне дә юып куям. Бер гаилә бит без, нигә бүлешеп торырга?! Ул бала белән утырганда савыт-саба юсаң, бәяң төшә­ме? Диванда сузылып эшсез яткан ир-атларны аңламыйм. Миндә андый тәкәб­берлек юк, барысын да бер­гә эшлибез.

— Туганнарың турында да сөйлә әле.

— Әти-әнием Чистай ра­йонының Татар Ялтаны авылында яши, җир җимертеп эшләп йөриләр. Әтием Реваль механизатор, телемастер. Техниканы яхшы белә.  Әнием Гөлсинә, әйткәнемчә, клубта эшли.

Киләсе елга гаиләбездә юбилейлар елы. Әти-әниемә — 50, миңа 30 яшь тула. Илсияр белән өйләнешкәнгә 5 ел була.

Гаиләдә өч бала үстек. Сеңлем Гөлназ кияүдә, ра­йонда яшиләр. Ул пешекче белгечлеген үзләштерде. Энем Илназ 1995 елгы, Чистайда программистлыкка укый. Сәхнә белән мин генә “авырдым”. 

— Алмаз, Камал театрында күп актерлар оста балыкчылар. Сине ул исемлеккә кертергә буламы?

— Мин дә балыкчы. Отпускта аеруча еш йөрибез. Авылда матур күлләр бар, Чирмешән елгасы ага. Шуннан кайтып кермибез. Хезмәттәшләр белән Казан тирәсендәге берәр күлгә барып утырабыз. Тәмен белеп кенә тотабыз. Әй, шундый рәхәт процесс ул!

— Яңа ел көннәрендә Кыш бабай булып йөргә­неңне дә беләм. Быел сине чакыртырга буламы?

— Үткән ел кызык өчен генә тоттым да www.­vkon­takte.ru сайтындагы битемә: “Мин Кыш бабай. Сезгә килергә әзермен. Языгыз”, — дип куйдым. Дуслар арасыннан Кар кызы да табылды. Чакырулар килә башлады. Берничә фатирга барып, балаларга бәйрәм ясадык. Файдасын, тәмен белдем моның, ошап китте. Шуңа, эш­кә зыян китермичә генә, быел да йөрергә исәп бар.

 

Сабирҗановлар гаиләсе

 

"Тартюф" спектаклендә Милиционер ролендә

 

Алмаз кызлары белән

 

"Арбалы хатыннар"да комсомол Абдулла (Хәлим Җәләлов белән)

 

"Мин Кыш Бабай сезгә килергә әзер"

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 21.12.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры