Якшәмбе 21 апрель 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
4 ФЕВРАЛЬ – БӨТЕНДӨНЬЯ РАККА КАРШЫ КӨРӘШ КӨНЕ

“Гомерне озайтыйм дисәң, аны кыскартмаска кирәк”

 

Барлык кешелек бу астыртын һәм мәкерле, адәм баласын сары сагышларга сала торган авыруны җиңү өчен ничәмә-ничә еллар баш вата, эзләнә. Ачышлар, уңышлар да булып кына тора: төрле яңа препаратлар, заманча медицина җиһазлары уйлап табыла, катлаулы операцияләр уңышлы тормышка ашырыла. Еллар үткән саен бу яман чирнең серләре ачыла барса да, ул әле дә ахыргача авызлыклый алмаган авырткан урын булып кала бирә. Шундый табышмакларны чишү, четерекле мәсьәләләрне уңай хәл итү юнәлешендә нәтиҗәле эш башкарган галим һәм табибларыбыз бар безнең. РФның атказанган табибы, табигать фәннәре профессоры, академик, “Ел онкологы” исеменә лаек, 42 ел буе Гиппократ антына тугры хезмәт иткән КДМУның онкология кафедрасы бүлеге мөдире Фоат Шәйхетдин улы ӘХМӘТҖАНОВ шундый үҗәт һәм абруйлы аксакалларның берсе. Аның нинди дәрәҗәләргә ия булуын дәвам итеп, шактый санарга мөмкин. Киң күңелле, гади, кешелекле һәм кечелекле, акыл белән идарә итә торган эш аты, диләр хезмәттәшләре аның хакында. Ул күп вакытын катлаулы операцияләрдә, студентлар янында, эшлекле конференцияләрдә үткәрсә дә, безнең белән дә әңгәмә корып алды.

 

– Фоат Шәйхетдинович, бүген сәламәт яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар кебек. Ә нинди факторлар яман шеш авыруларына китерә?

 

– Беренче фактор итеп атмосфераның пычраклыгын әйтер идем. Үпкә рагы барлыкка килүдә начар экологиянең өлеше зур.

 

Икенчесе – тәмәкене күп тарталар. Бу Петр I нең илгә керткән беренче хатасы. Тәмәкене яндырганда яман шеш авыруына җирлек тудырган сумала хасил була. Анда Менделеев таблицасындагы бөтен элементлар да бар. Эксперимент үткәреп, шушы сумаланы йорт куяннары колагына сылап караганнар. Аларның 70 %ында 3 ай эчендә рак барлыкка килгән. Моннан нәтиҗә ясау авыр түгел.

 

Өченче фактор – ул эчүчелек. Ирләр ашказаны, үт куыгы, бавыр рагы белән күп авырый. Яман шеш бавырның дөрес эшләмәвеннән барлыкка килә. Алкоголь нәтиҗәсендә ашказаны функциясе бозыла, бавырдагы күзәнәкләр үлә, кешенең иммунитеты начарлана.

 

Дүртенче мөһим фактор – дөрес тукланмау. Без артыгын ашыйбыз. Беренче, икенче ашлар белән ризыкланганнан соң, эчне сыеклык белән тутырабыз. Кеше өстәл яныннан туеп китәргә тиеш түгел. Кирәгеннән артык ашау нәтиҗәсендә матдәләр алмашы бозыла, ә бу үз чиратында органнарны туздыра, аларның функциясе бозылуга китерә. Бавыр барлык ризыкны да эшкәртеп бетерә алмый. Күкрәк яман шеше дә күбрәк таза хатын-кызларда очрый.

 

Туклануны башта чәй эчүдән башлау яхшы. Ашыкмый, чәйнәп бетереп ашарга кирәк. Диета тоту да файдага түгел, иммунитет начараюга, туберкулезга китерергә мөмкин. Рак авыруларында җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең, әхлаксызлыкның да өлеше юк түгел.

 

– Ә наркоманлык яман шешкә этәрәме?

 

– Алар ракка кадәр килеп җитә алмыйлар, яшь килеш үлеп бетәләр. Ә менә СПИД белән авыручыларда лейкоз, саркомалар күзәтелә.

 

– Күпләр авырту тоймау, организмындагы үзгәрешләргә игътибар итмәү белән соңара. Вакытны оттырмас өчен, нинди билгеләр сизелүгә табибка күренергә кирәк?

 

– Күп кеше чирне үтәр әле дип сузып йөри. Тиредә таплар барлыкка килсә, миңнәрнең төсе үзгәрсә, телдә, лимфоүзәкләрдә үзгәрешләр, гомуми хәлсезлек сизелсә, төрле органнарда төерләр пәйда булса, хатын-кыз органнарында, күкрәкләрдә бүлендекләр хасил булса, соңармый табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Булган төерләрнең үсүе яки кимүе дә кешене сагайтырга тиеш.

 

– III, IV стадияләрдә яман шешне җиңүгә өмет азая. Күпме кеше вакытында килми кыйммәтле вакытны кулдан ычкындыра. Метастаз ничәнче стадиядә башлана?

 

– Яман шешнең башлангыч I, II стадияләрендә 60-80 % кеше терелә. Гомумән алганда, рак белән авыручыларның 60 %ы сихерче, экстрасенсларга йөреп соңара. Соңгы стадияләрдә генә безгә киләләр, кайларда булганлыкларын яшерәләр. Гипноз белән яман шешне җиңеп булмый, ул вакытлыча тынычландыра гына. Лимфоүзәкләрдә метастаз төрле стадиядә дә башланырга мөмкин. Бавыр һәм үпкә аеруча тиз метастаз бирә. Ул төрле органнарда үлчәмгә карап та төрлечә була. Тирәнгәрәк керсәң, яман шешнең 16 стадиясе бар.

 

– Соңгы елларда ракның яшәрүе күзәтеләме?

 

– Андый фикерне ишетергә туры килсә дә, ул фактта алай түгел. Элегрәк 50 гә 50 % туры килсә, бүген яман шешнең 70 %ы өлкән яшьтәгеләрдә күзәтелә. Лев Толстой үз чорында ирләрнең уртача яшен 35 дип бәяләсә, хәзер ул 60 яшь исәпләнә. 90 ны узучыларны озын гомерлеләргә саныйбыз.

 

– Нәселендә яман шеш белән авыручылар булу кешене сагайтырга тиешме?

 

– Туганнарда, әти-әнидәге авыру кабатлана дип булмый. Шулай да, ашказаны, эчәк, күкрәк рагының генетик бәйләнеше бөтенләй юк түгел. Тикшеренеп тору зыян итмәс. Ә күңелгә шик килмәсенгә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, тәмәке тартмаска кирәк.

 

– Дини кешеләрнең хәтәр авыруларны да җиңелрәк кичергәнлеген беләбез. Бу сүзләрдә чыннан да хаклык бармы?

 

– Курку, шикләнү авыруны көчәйтә генә. Дингә ышану бу очракта зур әһәмияткә ия. Дини кешеләр сабыр була, авыруга Аллаһ яраткан кешесенә биргән сынау итеп карыйлар, аның ярдәме белән терелүгә ышаналар. Өметләнү савыгуга ярдәм итә Ислам дине чиста, анда начарлыкка урын юк.

 

– Яман шешнең туклануга да бәйле булуын әйтеп үттегез. Матур күренсен, озак саклансын өчен төргәкләнгән ризыкларга төрле консервантлар кушалар. Ниндирәк азыкларга өстенлек биреп, кайсыларын өстәлдән читләштерү хәерле?

 

– Бар нәрсәне ашарга кирәк, тик чамасын белеп. Сәламәт булып күренсә дә, бүген 80 % кеше артыгын ашаудан, дөрес тукланмаудан гастрит белән авырый. Майлы һәм камыр ризыкларын ашамаска киңәш итәләр. Артыгын кулланмаганда алар организмга үз урынында кирәк. Күбрәк кыздырып түгел, ә парда пешерегез һәм яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирегез.

 

– Ни кызганыч, бүген авыллардагы даруханә, хастаханәләр ябылып, ул биналар профилакторийларга әйләнеп бара, табиблар штаты кыскартыла. Ә бит әзерлекле кадрлар күп нәрсәне хәл итә.

 

– Кәгазь боткасын бетерсеннәр иде. Үзәкләштерү авыл кешесе файдасына түгел.

 

Кадрларга килгәндә, тәҗрибәле онкологлар әзерләү авыр. Чын онколог дәвалаган кеше 2-3 тапкыр озаграк яши. Чит илләрдәге табиблар бер сменада нибары 5-6 кешене кабул итә, ә бездәге онкологларга 30 кеше туры килә. Авыруны 10 минут эчендә карап өлгерергә кирәк. Ә хирургларга тагын да аз вакыт бирелә, нибары 5 минут. Шуңа да авырулар күп вакытта табибка танышлар аша күренергә тырыша. Акчасы булмаса да, авыл кешесенең күбесе шушы адымга барырга мәҗбүр.

 

– Яман шешне кисәтү йөзеннән бездә нинди акцияләр үткәрелә?

 

– “Сәламәтлекнең милли проекты” дигән дәүләт программасы бар. Казанның Себер трактындагы онкологик үзәктә маммология диагностикасы эшли. Мондый акцияләрне җәмәгать оешмалары да оештыра. Әмма халык андый чараларга актив йөрми. Сайласыннар өчен кайчак депутатлар да шундый изге эшкә алына. Үзләре килүчеләр белән чагыштырганда, акция вакытында яман шеш ачыклану 10-15 %ка артыграк күзәтелә. Урыннарда өйләргә йөреп тикшерүләр булып тора. Санаторийга барырга дип путевка тутыртырга килеп, яман шеш ачыклану фактлары да очрый.

 

– Эш практикагызда могҗизалы хәлләр дә буламы?

 

– Күп нәрсәгә могҗиза итеп карыйбыз. Бу авыру әлеге көнгә кадәр ничек яшәде икән дип гаҗәпләнәбез. Яшькә карап тормыйбыз, ярдәм итү өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланабыз, студентларга да шулай өйрәтәбез. Аналыктагы яман шеше үпкәсенә метастаз биргән 82 яшьлек әбине бүген үлә дигәннәр иде. Операциядән соң терелеп, инде 10 ел яши.

 

– Яман шеш белән авыручылар кайсы районнарда күбрәк?

 

– Барысында да бер чама диярлек. Производство булган җирлекләрдә – Лениногорск, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә чагыштырмача күбрәк. Уртача алганда, 500-600 кешегә 1 авыру туры килә.

 

Әңгәмәбез ахырында Фоат Шәйхетдиновичтан җитди авыруларны кисәтүдә барлык газета укучылар өчен дә гади бер рецепт әйтүен үтендем. “Һәрчак шат күңел белән елмаеп йөрергә, оптимист булырга кирәк”, – дип озатып калды ул, җылы карашы белән.

 

Чыннан да, бик гади һәм мөһим аның бу фикере. Сәламәт кеше генә көләч була ала бит. Авыруларны кара кайгыга батып, күпме иза чигеп дәвалаганчы, аларны булдырмау чараларын күрү күп тапкырга җиңелрәк. Бу җәһәттән Шәүкәт Галиев әйткән бер хикмәтле җөмлә хәтердә яңарды: “Гомерне озайтыйм дисәң, аны кыскартмаска кирәк”, – ди ул. Чынлыкта да шулай ләбаса.

 

Рәшидә АХМИРОВА.

* * *

 

ЯМАН ШЕШ АВЫРУЛАРЫН БУЛДЫРМАС ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

 

Адәм баласы үзенең дөрес яшәве һәм һәр нәрсәдә чама хисен тоемлавы белән сәламәтлегендә бер проблемасыз гомер кичерә ала. Ә авыруларны кисәтүнең кагыйдәләре бик гади, аларны бернинди авырлыкларсыз үтәргә була.

 

1. Һәр көн свежий яшелчә һәм җиләк-җимеш, яланда үскән шифалы үләннәр кулланырга тырышыгыз. Азыкта аеруча А, С, Е витаминнары һәм клетчатка күп булырга тиеш.

 

2. Яшелчәләрне кулланыр алдыннан нитратларын бетерү өчен суда тотып, яхшылап юыгыз. Зур һәм матур күренгәннәренә кызыкмагыз, гадәттә аларда нитратлар күбрәк була. Саклау вакытында бозыла башлаган кәбестә һәм бәрәңге дә үзләрендә аеруча күп нитрат туплый.

 

3. Күгәрә башлаган һәм гөмбәчекләр барлыкка килгән азыкларны ашамагыз. Иң яхшысы – яңа әзерләнгән һәм парда пешерелгән ризык куллану.

 

4. Элек-электән яман шеш авыруларын булдырмас өчен сарымсактан файдаланганнарын истән чыгармаска кирәк.

 

5. Азыкны артык катлауландырмый әзерләргә тырышыгыз. Әйтик, суда пешкән бәрәңге, щи, борщ, кесәл, яшелчә һәм кырда үскән үләннәрдән (кычыткан, тузганак, бака яфрагы, нәүрүзгөл) әзерләнгән салатлар.

 

6. Майлы ашамлыкны артык күп ашаудан читләшегез.

 

7. Ит ризыкларын азрак кулланыгыз, чөнки терлекнең күбесендә шеш авырулары күзәтелә.

 

8. Шешләрнең 35 %ы дөрес тукланмау аркасында барлыкка килә. Колбаса, канцерогенлы азыкларны азрак кулланырга тырышыгыз.

 

9. Тәмәке тартмагыз. 30 % шешләрнең сәбәпчесе нәкъ менә шул тәмәке.

 

10. Производствода эшләгәндә саклагыч кием киегез.

 

11. Дулкынланмагыз, үзегезне тыныч тотарга тырышыгыз. Шешләрнең 16 %ы стресслар, тискәре эмоцияләр нәтиҗәсе.

 

12. Исерткеч эчемлекләр белән мавыкмагыз.

 

13. Иртәнге сәгать 11 дән соң кояшта кызынмагыз.

 

14. Гормональ препаратларны котылгысыз булган чакта гына файдаланыгыз. Кешеләрдәге шешнең 1 % сәбәбе – авыртуны баса торган даруларны һәм медицина процедураларын дөрес кулланмауда.

 

15. Тирә-юнегезне пычратудан сак булыгыз. Экология начарланган саен төрле авырулар һәм авыручылар саны да арта баруын истән чыгармагыз.

 

16. Түбән дымлылыкта электрланучы синтетик киемнәр кияргә тырышмагыз. Аяк киеме һәм хатын-кызларның бюстгальтеры, эчке киеме кысып торырга тиеш түгел.

 

17. Кайнар ванна һәм мунча да шеш үсүгә сәбәпче булырга мөмкин.

 

18. Көчегездән килми торган артык авыр әйберләр күтәрмәгез.

 

19. Егылу, бәрелүдән, травмалар алудан сак булыгыз. Имгәнүләрдән дә куркыныч шешләр барлыкка килергә мөмкин.

 

* * *

 

САН

 

2008 елда республикада 11 578 кешегә яман шеш диагнозы куелган. Бу көн саен 32 кешедә рак ачыкланган дигән сүз. 2009 елның 1 гыйнварына республикада 58 869 кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора. 2008 елда 6 643 кеше рактан вафат булган. Уртача алганда, ел дәвамында һәр көн саен 18 авыру якты дөнья белән хушлашкан.

 

 Татарстанда яман шеш авыруы кайсы органнарда күбрәк күзәтелгән? (2008 ел йомгаклары буенча, % ларда): юан эчәк – 11,5; үпкә – 11,5; күкрәкләр – 11,4; тире – 10,3; ашказаны – 9,5; җенес органнары – 8,3; лейкоз, ЛУ – 4,7; простатит – 4,6; сидек куыгы – 2,1; башкалар – 26,1.

 

 Тиешенчә дәвалаганда һәм авыру табибның бөтен күрсәтмәләрен җиренә җиткереп үтәгәндә яман шешнең беренче стадиясендә 100 % уңышка өметләнергә була. Икенче стадиядә – 70 %, ә өченче стадиядә бу күрсәткеч кинәт төшә, 10-20 % була. Ә дүртенче стадиядә могҗиза көтәргә генә кала, авыруның 0,5-1 %ын гына коткару мөмкин.

 

 Җир шарында ел саен 10 млн. кешедә рак табыла, 6 млн. бу хәтәр авырудан гүр иясе була. Экспертлар 2020 елда яман шеш белән авыручылар саны 50 %ка артыр дип фаразлый.

 

 Дөнья күләмендә яман шешнең аеруча киң таралган формалары: ирләрдә – үпкә, ашказаны, простатит, бавыр, тире раклары; хатын-кызларда – күкрәк, җенес әгъзалары, ашказаны, бавыр, тире раклары.

 

* * *

 

“ИҢ МӨҺИМЕ – ТӨШЕНКЕЛЕККӘ БИРЕЛМӘҮ”

 

Чаллы каласының  ГЭС бистәсендә яшәүче Гүзәлия МУСИНА:

 

– Бер күкрәгемдә төер хасил булып, 1992 елда рак диагнозы куйганнан соң, III cтадиядәге яман шештән арыну өчен, Казандагы онкология диспансерында операция өстәленә яттым. Бик тәҗрибәле онколог Борис Дружковка туры килдем. Операциядән соң аның улы маммология бүлеге мөдире Олег Дружков күзәтүе астында дәваландым. Бер елдан соң тагын күкрәктә проблемалар килеп чыгып, май бизен алдырдым. Анысы куркыныч булмады.

 

Беренче операциядән соң – 4 ел, өченчесеннән соң 3 ел группада йөрдем, нур дәвасы алдым. Соңыннан түндербаш, сабельник һәм башка үлән төнәтмәләре эчтем, табибларның күрсәтмәләрен үтәдем. 2001 елда, күкрәктәге шеш тагын баш калкытканнан соң, өченче операциягә бардым. Анысында да Борис Константиновичның шифалы куллары терелтте. Бүген сәламәт булып ике аякта йөрүемә үземне савыктырган онкологларга, хастаханәдә тәрбияләгән шәфкать туташларына бик тә рәхмәтлемен, аларга гел хәер-догада торам.

 

Күп кеше, яман шеш диагнозын ишеткәч, каушап кала, аны хөкем карары итеп кабул итә. Операциядән курыкмаска кирәк. Иң мөһиме – вакытында тәҗрибәле табибка күренү, авыру белән көрәшүнең бер генә минутын да әрәм итмәү, төшенкелеккә бирелмәү.

 

* * *

 

“ТАБИБ ДӘВАЛЫЙ, ТАБИГАТЬ ТЕРЕЛТӘ”

 

Актаныш районы хастаханәсендә дүрт дистә елга якын өлкән шәфкать туташы булып хезмәт куйган Альмира апа Шәйхразиева лаеклы ялга чыккач та инде ничә еллар кешеләрне дәвалавын дәвам итә. Кабул итү өчен район үзәгендә махсус бүлмә дә булдырганнар.

 

Җәен шифалы үләннәр җыеп, төрле төнәтмәләр әзерли халык табибәсе. Башына авыру хәсрәте төшкәннәр аңа рецептлар сорап мөрәҗәгать итә, киңәш сорап килә. Даруны хәсиятләп ясау һәркемнең дә кулыннан килмәгәнгә, Альмира апа аларны үзе әзерләп бирә, чөнки шешләрне дәвалауда кулланылучы түндербаш, канлы үлән, ишәк колак (су кынасы, яра уты) кебек агулы үләннәр белән эш итү куркыныч, тамчысына кадәр төгәллек кирәк. Сәхифәбез уңаеннан Альмира апаның үзе белән дә хәбәрләшеп алдык.

 

– Инде яшем барса да, телефоннан шалтыратучыларга, киңәш сорап килүчеләргә төрлечә ярдәм итәргә тырышам. Күптән түгел “Рак, бул син бездән ерак” исеме астында китабым басылып чыкты. Анда 12 фитотерапевт һәм онкологның төрле ысуллар ярдәмендә дәвалау алымнары да урын алды. Авыруларга шифасы булсын. Куллана белергә генә кирәк, табиб дәвалый, ә табигать терелтә, – ди үләннәр яратучы табибә.

 

Альмира апа аеруча онытылып беткән борынгы халык медицинасына өстенлек бирә. Ул соңгы чиккә җиткәндә кулланыла торган водород перекисе, тавык йомыркасы уколларын да ясый, үлгән умарта кортлары белән дә сихәт кыла.

 

P.S. Китап белән кызыксынучылар түбәндәге адрес аша Альмира ханым белән элемтәгә керә ала: 423640, ТР, Актаныш районы, Актаныш авылы, Татарстан урамы, 46 нчы йорт. Альмира Шәйхразиевага.

 

Айгөл НУРИЕВА.

| 05.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры