Җомга 13 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ИКЕ ДӘ УЙЛАМЫЙ КАДАДЫМ”

Элек ерткыч диюгә куркыныч җәнлек күз алдына килә иде. Хәзер кайбер кешеләрне ерткыч дип атап була. 28 гыйнварда Казанның Идел буе районы судында каралган җинаять эше белән танышкач, ирексездән шундый фикергә килдем.

Узган елның 6 февралендә 33 яшьлек Казан егете Александр Павлов шәһәрнең Имәнлек урамында урнашкан өч бүлмәле фатирында коточкыч гамәл кыла. Әлмәттән акча эшләргә килгән танышы Александр Ефремов (24 яшьтә) белән аракы эчеп утырганда сүзгә киләләр һәм Александр Павлов шешәдәшенең йөрәгенә өч тапкыр пычак кадый. Мәетнең гәүдәсе бер ай балконда ятканнан соң, ул аны тураклап чүплеккә илтеп ташлый.

 

Александр Павлов Казанда мәктәп тәмамлагач, һөнәр училищесында радиотехник белгечлеге алган. Беркайчан төпле эш урыны булмаган. Бары тик “шабашка”га йөргән. Өйләнеп гаилә кормаган. Машина урлаган өчен ике тапкыр хөкемгә тартылган. Әнисе 1995 елда вафат булган. Әтисе, авыру әнисен карарга дип, Баулыга яшәргә киткән. Александрның энесе Артем белән мөнәсәбәте начар. Ул аңа өйгә кайтырга рөхсәт итмәгән. Яшәргә урыны булып та, Артем кышын подъездларда, җәен шалашта көн күрергә мәҗбүр.

 

Мәрхүм Александр Ефремов тумышы белән Түбән Камадан. Дүрт ел элек өйләнгән. Улы бар. Гаиләсе белән Әлмәттә гомер иткән. Акча эшләргә дип Казанга еш килгән. Тик соңгысы гына аянычлы тәмамланган.

 

– 2009 елның 1 февралендә Александр Ефремовны хатыны Наталья Казанга эшкә озаткан, – дип сөйләде судья Таһир Рахиев. – Үзен бик серле тотучы егет хәләл җефетенә кайда яшәвен әйтмәгән. Эш урынын да яшергән. Ул Тынычлык бистәсендә төзелештә хезмәт куйган. Хезмәттәшләре, Александр аракы эчәргә ярата иде, диде. Соңгы тапкыр гаиләсе белән 6 февральдә элемтәгә чыккан. Иреннән ай дәвамында хәбәр булмагач, Наталья милициягә хәбәр иткән. Берничә айдан хокук саклау органнарындагылар аның җинаятьче Александр Павлов кулыннан үтерелүен ачыклый.

 

Александр Павловны былтыр 15 июльдә үзе яшәгән йорт подъездында кулга алалар. Бүген өч томлык делода аның аңлатмалары язылган. Сорау алу вакытында ул түбәндәгеләрне сөйләгән:

 

– Адашым Александр белән очраклы рәвештә урамда таныштым. Безнең йорт ишегалдында бергә аракы эчтек. Берничә көн үткәч, ул минем өйгә килде. “Яшәргә урыным юк, синдә торыйм әле”, – дип үтенде. Мин баш тарттым. Шуннан акча сорады. Кесәмдәге 100 сумны аңа бирергә теләмәдем.

 

Сөйләшә торгач, гаиләмә кагылышлы сораулар бирә башлады. Бу миңа бер дә ошамады. Теманы үзгәртик, дигәч, сүзгә килдек. Ул минем муенга ябышты. Ике дә уйламый кулыма пычак алып, йөрәгенә кададым. Секунд эчендә тагын ике тапкыр чәнчедем. Александр идәнгә егылды. Пульсын тотып карадым, әмма ул инде үлгән иде. Шок хәлендә өстәл янына килеп аракы эчтем дә йокыга киттем.

 

Уянгач, җинаять кылуым турында милициягә җиткерәсем килде, тик кыюлыгым җитмәде. Александрның мәетен балконга алып чыгып, өстенә чүпрәк капладым. Фатирны бераз тәртипкә китердем, канны сөртеп алдым. Булган хәлләрне искә алмас өчен, һәр көнне аракы эчтем. Айныган арада мәеттән ничек арыну турында уйладым. Шуннан кул пычкысы белән гәүдәсен туракларга булдым. Башын, кул-аякларын капчыкка салып, урамга чыктым. Такси туктатып, аларны Салмачи бистәсендәге чүплеккә илттем. Берничә көннән танышымның машинасына салып, шунда ук гәүдәсен дә ыргыттым.

 

– Капчыкта кеше гәүдәсе икәнен белмәдем, – ди судта шаһит буларак чыгыш ясаган Сергей. – Нәрсә ташлыйсың, дигәч, “чүп” дип җавап бирде. Александрның ул йөкне чак күтәреп чыкканын хәтерлим.

 

Александр белән бер йортта яшәдек. Күрешкәндә аралаша идек. Сыра эчкән чаклар да булды. Аның урлашырга сәләтле икәнен белә идем. Әмма кеше үтерер дип башыма да китермәдем.

 

– Мондый җинаять өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ләкин гаебен таныган очракта срок киметелә, – дип дәвам итте судья. – Прокурор ун елга утыртуны сорады. Соңгы сүз вакытында Александр Павлов булган хәлләргә үкенүен, гаебен тулысынча тануын әйтте. Шуны исәпкә алып, аны 9 ел да 6 айга иректән мәхрүм итәргә дигән карар чыгардым.

 

...Александр Ефремовның якыннары судка килмәгән. Аларны аңларга да була. Йөрәгеңнән өзелеп төшкән бәгырь җимешеңнең, яраткан иреңнең вәхшиләрчә үтерелүен тыңлар өчен күпме сабырлык кирәк?! Мәетне үз күзләре белән күрмәгәч, бәлки, әле исән дип тә өметләнәләрдер. Ә менә Александр Павлов кебекләргә үлем җәзасы да аз булыр иде.

Мәетнең гәүдәсен шушы контейнерга ташладым, ди җинаятьче

Эльмира СӘЛАХОВА | 13.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры