Сишәмбе 17 сентябрь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ӘНИ БЕЛӘН ЯШӘҮ ТӘМУГКА ТИҢ”

4 февральдә Татарстан Югары суды Казанда яшәүче 38 яшьлек Илдус Шәвәлиевка карата хөкем карары чыгарды. 50 мең сум биреп, әнисен үтерттерергә теләгән ир-ат 8 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

“Ур-ра, әни үләчәк”

 

Илдус Шәвәлиев 68 яшьлек әнисе Рәфидә белән Казанның Чуйков урамындагы ике бүлмәле фатирда яшәгән. Әтисе Ирек күптән вафат. Әнисе психик авыру буенча I группа инвалиды. Илдус гаиләдә бердәнбер бала. Аракы эчми, тәмәке тартмый. Күршеләре тарафыннан канәгатьләнерлек характерлана. Хөкем ителмәсә дә, тәртип бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Ике тапкыр өйләнгән, бер никахыннан баласы бар. Соңгы вакытта беркайда да эшләмәгән.

 

– Әнисе Рәфидә хакимлек итәргә яратучан, улын гел үзенә буйсындырып яшәткән, – дип сөйләде Русия прокуратурасы каршындагы тикшерү комитеты Татарстан тикшерү идарәсенең Казан шәһәре буенча тикшерүчесе Артур Шәйдуллов. – Илдус Шәвәлиев өйгә кичке сәгать җидедән дә соңга калып кайтмаска, дуслары белән аралашмаска, хатын-кызлар янына йөрмәскә тиеш булган. Әни кеше улын гүзәл зат белән күрсә, ирлегенә кагылып, аны кимсеткән. Соңгы тапкыр өйләнгәч, хатыны янына килеп, әгәр Илдусны ташламасаң, битеңә кислота сибәм, дип янаган. Эш урынына барып та еш тавыш чыгарган. Шул сәбәпле улы эштән китәргә мәҗбүр булган.

 

Фатирны башка кеше исеменә яздыртачагын ишеткәч, Илдус Шәвәлиев әнисен юк итәргә кирәк дигән карарга килә. Һәм узган елның августында үтерүче эзләүгә керешә. Иң элек ярдәм сорап күрше йорттагы 29 яшьлек егеткә мөрәҗәгать итә. Тегесе аңа бу эштә булышырга ризалык белдерә. Чынлыкта, ул Илдус Шәвәлиевның мәкерле планын хокук саклау органнарына җиткерә. Шуннан оператив төркем оеша.

 

29 яшьлек егет аны милиция хезмәткәре белән очраштыргач, Илдус Шәвәлиев капкынга эләгәчәген башына да китерми. Һәр очрашу машинада була һәм ул яшерен рәвештә камерага төшерелә. Милиция хезмәткәре үзен берничә тапкыр хөкемгә тартылган җинаятьче итеп таныштыра. Исемен Слон дип атый. Сөйләшү барышында бергәләп үтерү вакытын, урынын билгелиләр. Әлеге хезмәт өчен Илдус Слонга 50 мең сум түләргә тиеш була.

 

Әнисенең үтерелгәненә инану өчен, ул аның шәхси әйберләрен (кесә телефоны, күзлек һәм фатир ачкычы), мәетен күрсәтүне сорый. Соңыннан газиз кешесенең өстенә чәчәк салачагын әйтә. Слонның бу план белән килешүен белгәч, ул сөенеченнән: “Ур-ра, әни үләчәк, мин тынычлап яшим”, – дип кычкырып җибәрә.

 

5 октябрьдә Илдус Слонга әнисе белән Әлки районының Иске Чаллы авылында яшәүче туганнарына барачагын шалтыратып әйтә. Ул корган план буенча, аларны утырткан машина хуҗасы, ягъни Слон, урман янында туктап, Илдусны төшерергә, ә Рәфидә Шәвәлиеваны буып үтерергә һәм җиргә күмәргә тиеш була. Әмма бу план тормышка ашмый. Урамда салкын булу сәбәпле, әни кеше авылга кайтудан баш тарта.

 

Шуннан Илдус икенче план төзи. Әнисенең танышына барырга җыенуын белгәч, ул тагын бу хакта Слонга хәбәр итә. Әни кеше өйдән чыгуга, Илдус Слонга “Иди на рынок, купи синюю краску” дигән смс җибәрә. Бу “әни зәңгәр плащтан” дигәнне аңлата. Оператив төркем урамнан баручы Рәфидә Шәвәлиеваны шул минутта ук тоткарлый һәм аны эчке эшләр идарәсенә алып китә. Барысын да аңлатуга карамастан, әни кеше милиция хезмәткәрләре сөйләгәнгә ышанмый, видеоязманы караудан да баш тарта. Аның шәхси әйберләрен алып, Слон Илдус Шәвәлиев янына килә. “Әниеңне үтердем, менә син сораган әйберләр. Әйдә, акчаны бир”, – ди. Акчаны Слонга тапшырган вакытта Илдус Шәвәлиев кулга алына.

 

“Фатирсыз калудан курыктым”

 

Билгеле, мондый көтелмәгән хәлдән Илдус Шәвәлиев югалып кала. Тирә-ягын милиция хезмәткәрләре әйләндереп алгач, ул ни өчен әлеге адымга баруын әйтә.

 

– Әни белән минем арада 2003 елдан бирле киеренке мөнәсәбәт, – дип аңлата ул. – Икенче хатыным Альбина белән аерылышкач, аңа карата нәфрәтем тагын да артты. Хатын-кыз белән сөйләшеп торганны күрсә, ул сезне канәгатьләндерә алмый, чөнки җенес әгъзасы кечкенә, дип мыскыл итә иде. Өй җыештырырга, ашарга пешерергә мәҗбүр итте. Хәтта кул күтәрүдән дә тартынмады. Соңгы тапкыр башыма таба белән суккан яра әле дә төзәлми. Аннан соң, фатирсыз калып, урамда сукбай булып йөрүдән дә курыктым. Әни шулкадәр явыз, ярдәмгә мохтаҗ булып, яклаучысыз кеше кебек кылана гына. Аңа ышанмагыз. Бер түбә астында яшәвебез тәмугка тиң.

 

– Илдус Шәвәлиевка карата шул көнне үк җинаять эше кузгатылды, – дип дәвам итте тикшерүче. – Гаебен таныды. Ни өчен әниеңне үзең үтермәдең, дигән сорауга “курыктым” дип җавап бирде. Чыннан да, ул йомшак холыклы кешегә охшаган. Судта җинаять кылырга теләве турындагы видеоязманы күрсәтүгә, тезләнеп, зинһар, сүндерегез, дип ялварды.

 

Әнисе бик хәйләкәр хатын-кыз. Судта ялган сөйләүдән дә тартынмады. Улымны гаепләмим, аны иреккә чыгаруыгызны сорыйм, дигәч, судья Илдус Шәвәлиевны иң аз срокка хөкем итте. Ә болай мондый җинаять өчен 20 елга кадәр яисә гомерлеккә иректән мәхрүм итү каралган.

 

...Тикшерүче сөйләгәнне өнсез калып тыңладым. Бер мизгелгә булган хәлгә ышанасы да килмәде. Әни кеше тарафыннан мәгънәсез кырыслык аңлашылмый, әлбәттә, шулай ук улының аны үтерергә алынуы да коточкыч җинаять. Күңелне борчыган сорауларны Рәфидә апага бирдем.

 

– Бу мәхшәргә ышанмыйм. Баламны кулга алганнан бирле утта янам. Ашаганым-эчкәнем юк, күзгә йокы керми. Моңа түзә алмый биеклектән сикереп үләрмендер, – дип ярсып әйтте дә башка аралашырга теләмәде.

 

Күренеп тора, Рәфидә апа улын яклый. Кайсы әни баласы кылган ялгышны кичерми соң?! Нәкъ риваятьтәгечә, әнисенең башын кисеп кайтканда улы абынып егыла. Һәм ерактан тавыш ишетелә: “Аягың авыртмадымы, балам...”

 

P.S. Суд карары әле үз көченә кермәгән.

Эльмира СӘЛАХОВА | 19.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры