Якшәмбе 21 апрель 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
ЯҢГЫРЛЫ ВАНКУВЕРДА КЫШКЫ ОЛИМПИАДА

Ванкуверда узучы Олимпиадада русиялеләрнең чыгышы соңгы 10-15 елда иң уңышсызы. 2006 елгы Турин Олимпиадасында Русия җыелма командасы гомумкоманда зачетында 4 нче урынга лаек булды. Безнең спортчылар барлыгы 22 медаль: 8 алтын, 6 көмеш, 8 бронза медаль алды. Ул елны Олимпиаданың бишенче көнендә Русия җыелма командасы 4 алтын, 3 көмеш, 3 бронза медаль яулап икенче урында булган. Быелгы уеннарның бишенче көнендә (18 февраль иртәсе) русиялеләр 3 медаль белән 11 нче баскычка гына иде: алтын, көмеш һәм бронза. Фаразланган спорт төрләре – парлы фигуралы шуу, биатлонда безнең спортчыларының чыгышы уңышсыз булды. Русия 1964 елдан бирле Олимпиадаларда парлы фигуралы шууда беренчелекне бирмәгән.

Әлегә медальләр саны буенча АКШ һәм Германия алда бара.

 

Ә Дәүләт Думасындагы ЛДПР фракциясе Русия спортчылары Олимпиадада уңышсыз чыгыш ясаган өчен Русия Олимпия комитеты рәисе Леонид Тягачев һәм спорт министры Виталий Мутконы отставкага җибәрергә чакыра.

 

* * *

 

Канаданың Ванкувер шәһәре XXI кышкы Олимпиаданы үзендә уздыру хокукын 2003 елның 2 июлендә Халыкара Олимпия комитетының 115 нче конгрессында яулады. Халыкара Олимпия комитеты Кореяның Пхенчхан һәм Австриянең Зальцбург шәһәрләре арасыннан Ванкуверга өстенлек бирде.

 

Ванкувер шәһәре рәсми рәвештә 1886 елда теркәлә. Аңа исемне Британия диңгез офицеры, шәһәргә нигез салынганчы 100 ел элек үк үлгән капитан Джордж Ванкувер хөрмәтенә кушалар. Ул моңа әлеге җирләрне тикшерүдәге казанышлары өчен лаек була. 1778 елда сәяхәтче Джеймс Кукның уңышсыз экспедициясендә катнаша, 1792 елда бу якларга тагын бер сәяхәт ясый һәм Канаданың әлеге өлеше белән Алясканың картасын төзи.

 

Ванкувер зурлыгы буенча Канаданың өченче шәһәре санала. Тын океан яр буена урнашкан калада 600 меңләп кеше яши, аның тирәсендәге 20 дән артык провинцияне дә кушсаң, халык саны 2 млн. нан артып китә. Ванкуверның төп халкы – инглиз-канадалылар. Уңайлы яшәү шартлары Көньяк-көнчыгыш Азия илләрендә яшәүчеләрне дә җәлеп иткән. Шәһәрдә Кытай кварталлары зур урын алып тора, монда Гонконгтан килгән байлар да үзенә яшәү урыны тапкан. Ванкуверда урыс телле халык чагыштырмача күп түгел, чама белән 1,1 % кына, шулай да, монда “Ванкувер и Мы” дигән урысча газета чыгып килә.

 

Ванкувер дөньяның биш иң матур шәһәре исемлегенә кертелгән. Яшәү мохите, табигать һәм климат шартлары кулай булу сәбәпле, 2001 елда ул ЮНЕСКО тарафыннан яшәү өчен иң уңайлы урын дип танылды. Яр буенда урнашканлыктан, Ванкуверны еш кына Түбән кече җир дип йөртәләр. Шәһәрнең өченче исеме – төньяк Голливуд, чөнки Америка фильмнарының чама белән 10 %ы монда төшерелә.

 

Ванкуверда һава торышы йомшак, аны океан климаты билгели. Җәй коры, калган вакытта явым-төшем күп. Кышкы температура уртача –8 оСтан +3 оСка кадәр. Монда елга 11 тапкыр гына кар ява, бары тик өч көнендә генә аның калынлыгы 60 мм дан арта. Шунлыктан мондагы табигать шартлары кышкы Олимпиада уздыру өчен бик үк кулай түгел. Мәсәлән, дүшәмбе һәм сишәмбе яңгыр яву сәбәпле, сноуборд ярышларында басып тора торган трибуналарны ябарга туры килгән. Нәтиҗәдә 8 мең җанатарга билетлары кире кайтарылган. Һава торышы бозылу сәбәпле, тау чаңгысы ярышлары да кичектерелде. Биатлончылар да трассаның начар хәлдә булуына зарланды. Аның каравы шәһәр истәлекле урыннары, матурлыгы, төзеклеге белән үзенә җәлеп итә. Монда кызыну урыннары да, ылыслы урманнар да, карлы таулар да бар.

 

Ванкуверда узучы Олимпия уеннарының эмблемасы биш төстәге таштан төзелгән кеше – “Иланаак” сурәте. “Иланаак” Канаданың тарихи халкы булган индеец кабиләләре телендә “дус” дигәнне аңлата. Ул Канаданың табигать белән тыгыз элемтәдә яшәвен белдерә. Монда зәңгәр, яшел һәм зәңгәрсу төсләр – таулар, океан һәм урман табигатен аңлата. Кызыл – Канада символы булган өрәңге яфрагы, ә сары Ванкувер өстендә чыгучы кояш төсе.

 

 Уен талисманнары итеп Канада белән бәйле өч риваять геройлары сайланган. Куатчи – зур, шәфкатьле һәм куркак – кар кешесен символлаштыра. Канадада аны бигфут дип йөртәләр. Мига – кечкенә, шук һәм качарга яратучы – уйлап чыгарылган диңгез аюы. Суми – тере табигать рухы – Канаданың Тын океан яр буе фаунасы вәкиле яшен-кош.

 

 Олимпия уеннары Канаданың 4 шәһәре – Көнбатыш Ванкувер, Ричмонд, Уинстлер һәм Ванкуверда уза. Беренче икесе Ванкувер тирәсендәге калалар, Ричмонд биләмәсендә Халыкара Ванкувер аэропорты урнашкан. Уинстлер төп ярышлар уза торган урыннан 125 км төньяктарак. Монда Төньяк Американың иң яхшы тау чаңгысы курорты бар.

 

 Олимпиада – 2010да спортчылар барлыгы 7 спорт төре, 15 дисциплина буенча ярыша. 86 комплект медаль әзерләнгән.

 

 Кышкы Олимпия уеннары Канадада өченче тапкыр оештырыла.

 

 28 февральдә Олимпиаданың ябылу тантанасы була.

 

Илья Питалев фотосы (РИА Новости)

 

Роза НУРГАЛИЕВА | 19.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры