Җомга 13 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“Ат җанлы, гармун җанлы булдым”

Кайчагында онытылып китеп зарланырга яратабыз. И-и, тегесе юк, бусы дибез, ни дә бул¬са ала башласак, акча җитми, дип әйтәбез. Шул ук вакытта кемне дә булса котларга туры килсә, барыбыз да иң беренче булып аңа корычтай ныклы сәламәтлек телибез. Сәламәтлек — ул бә¬һасез, аны бернинди алтын-көмеш белән тиң¬ләп булмый. Кызганыч, арабызда саулыкка туенмаганнар да байтак. Кемдер тумыштан газап чигә, икенчеләр чирне эшләп ала, кайбе¬рәү¬ләр бәхетсезлеккә очрый. Һәр үткән көннәре, бәлки, мең газап булса да, игътибар ит¬кәнегез бар микән, бик сирәге генә башкалар ишетелерлек итеп зарлана. Алар шөкер итә белә. Күбесеннән үрнәк алып була. Апас районының Шыгай авылында яшәүче Флүр абый Сәлахов әнә шундый кешеләрнең берсе.

 Флүр абыйның сукыраюына 15 ел. Авыру нәселдән ки­лә икән. Олыгайганчы дөньяның бар матурлыгын үз күз­ләре белән күреп яшә­гән кешегә яткач та, торгач та каршыдагы һаман бертөсле ак томанга ияләшүе, ай-һай, җи­ңел булмагандыр. Бөтен хуҗалык эшләрен элеккечә үзе алып бару бәхетенә иреш­­кән си­рәк кешеләрнең берсе ул. Дөресен әйтим, аның бе­лән танышканчы авылдашларының “утынны да үзе ярып өеп куя” дигән сүзлә­ренә бик ышанып бет­мә­гән идем. Булмас, дим, карап тор­ган ике күзгә дә балта җитди эш коралы бит ул. Ә Флүр абый очрагында? Юктыр, арттыралардыр...

— Кышкылыкка утын ки­рәк дип беркемгә ялынганыбыз да, әзерне сатып алганыбыз да юк. Ел саен үзем әзерлим. Башта пычкы бе­лән кисәм, аннары ярам. Үзем өеп тә куям, — дип сөй­ли Флүр абый.

Алай гына түгел, утын әзер­ләүдән кала ул мунчаны да үзе яга, кышын карын көри, сәнәк, көрәк, балта, чү­кеч ише эш коралларын да саплый икән.

— Мунча миченә күпме утын кирәген беләм. Иң элек ут кабызып җибәрәм дә, утын тәмам янып киткәнче көтеп утырам. Ул-бу булмасынга идәнгә 1-2 чүмеч су си­бәм. Сәлимә апаң томаларга гына керә, — ди ул.

Мин килгәндә Флүр абый өйдә үзе генә иде. Казанда яшәүче кызлары корбан чалдырган да, әниләре Сәлимә апаны ашка чакырганнар. Ә Флүр абыйга иң җаваплы эшләрнең берсе — өй саклау калган.

— Кичә үзем генә булдым, менә бүген үтә, иртәгә кайта, Алла боерса, Сәлимә, — дип сөйләгән Флүр абыйга чын күңелемнән сокланып куйдым.

Йорт-җирне тулысынча ышанып калдырырлык ир­ләр әллә ни юк та бит ул. Яшьлектә булсын, олыгайгач булсын. Кайсы телевизор карап йоклап китәргә, газга куйган чәйнеген сүндерергә онытырга мөмкин. Ә Флүр абыйның аш бүлмәсендә юылмаган бер кашык та күр­мәссең. Ишек төбендә салып калдырылган галошның да һәрвакыт бер урында тор­ганы аңлашыла.

— Ут-күздән бик куркам. Шуңа күрә, терсәгем белән плитәгә таянып, чәйнекнең кайнап чыкканын беркая кит­­ми көтеп торам. Нинди ге­­­нә салкыннар булмасын, төнгелеккә мичне дә сүнде­рәм. Уянып киткәч, кайбер көннәрдә үзеңне хәтта айныткычта кебек хис итәсең, — дип көлә Флүр абый. — Әм­ма бернишләп булмый, шулай ияләштек инде. Әлеге гадәтемә өйдә үзем генә калсам да, балалар кайтса да тугры калам.

Флүр абый белән Сәлимә апаның бергә яши башлауларына быел 52 ел тула икән. Өйләнешкәндә Флүр абыйга — 19, ә Сәлимә апага 17 яшь тә тулмаган булган. Ул вакытта егет шактый оста гармунчы булып өл­гер­гән. Флүр абыйның яшьлек хатирәләрен, Сәлимә апага карата мәхәббәт хисен шу­ның кадәр чын кү­ңел­дән сөй­ләвен тыңлап утыру искиткеч рәхәт. Аны бер дә бүлдермәдем.  

— Карамасарлыларның үз гармунчылары юк иде. Мине чакыралар болар. Ул вакытта яшьләр бихисап күп. Клуб шыгрым тула иде. Шулай бер кичне яныма бер кыз килеп утырды. Кечкенә генә үзе, зәңгәр күзле, чибәр, күр­сәң, — дип сөйли Флүр абый. — Шул кичне озата кайттым. Бер күрүдә гашыйк булдым Сәлимәгә. Көн дә күрешми калмыйбыз. Ындыр табагында сменалап эш­ләгән вакыты иде, ничәдә булса да, кө­теп торып озатып куям үзен.

Көннәрдән бер көнне Сә­лимәнең Свердловскида яшәүче апасы кайтты. Кеше арасында “Әминә сеңлесен үзе белән алып китәчәк, эш­кә урнаштырачак икән” ди­гән сүз таралды. Ә минем Сәлимәне беркая да җибәрәсе килми бит. Яратам! Кү­ңелемнән генә, җибәрмим, урлап булса да алып кайтачакмын, дип уйлыйм. Болар иртәгә китәсе дигән кичне очраштык та: “Мин сине яратам. Ә син мине сөясеңме, Сәлимә?” — дидем. Берни әйт­­ми бу, тыйнаклык күр­сәтә. Әмма сизәм — ярата, беркая китәсе килми. Шулай да кистереп кенә бернәрсә әйтми үзе! Китмим дигәне дә ничектер ышандырмый.

Шулай бәрәңге бакчасы янында вәгъдәлә­шә-вәгъдә­лә­шә йөри торгач, таң атты, җитәкләшеп Шыгайга, безгә кайтып кердек. Әни көтү куарга җыена. Әнкәй, килен алып кайттым, дим. Сәлимә­не кертеп җибәрдем, ә үзем оялам гына бит! Өй артына постым да менә бертуктаусыз тәмә­ке тартам, менә тартам! Күп­медер вакыттан әнкәй чыгып: “Хатын алып кайткач, ке­рәләр аны!” — дип кычкырды. Самавыр куеп чәй эчтек, барын да шунда аңлаштык.

Икенче көнне Карамасарга, Сәлимәнең әниләренә киттек. Хәтерлим, күчтәнәчкә йомырка алып барган идек.

Сәлимә нәкъ әни төсле — эшчән хатын булды. Башта берничә ел сарык карады, ан­нары сыер сауды. Фотосы райондагы мактау тактасыннан төшмәде, атказанган колхозчы исеменә лаек булды. Тормышта һәрчак ал да гөл генә булмый. Әз­рәк әйт­кәләшеп тә алабыз. Әмма 52 ел эчендә бер тапкыр да ямьсезләнеп аерылышып йөрмәдек.

Флүр абый үзе дә фермада эшли. Кайда авыр, шунда куя торганнар иде, ди. Ул бик озак еллар ат караган, агач кисүдә катнашкан. Үз эшен­нән бушаганда Сәлимә апа өчен эшкә чыккан. Алар 6 ба­ла үстергәннәр. Хәзер кайсы Мәскәүдә, кайсы Казанда икән. “Аллага шөкер, тормышта үз урыннарын таптылар, бөтенесе дә фатирлы”, — дип сөенә әти кеше.

Әйткәнемчә, Флүр абый бик оста гармунчы. Беренче гармунын аңа әнисе сатып алган. Ә хәзерге аккордеонын, кулдан эшләнгән искиткеч матур тавышлы тальян гармунын аңа бүләк иткәннәр. 

— Зирәклек шуның кадәр көчле булган, күрәсең, 7 яшем­дә үзлегемнән өйрә­неп, “Зәлидә”не уйный идем, — ди ул. — Мәҗлесләрдән кайтып кермәдем. Кемне өйләндерергә, кемне армия­гә озатырга кирәк булды. Чу­ты юк. Ә шулай да бер 1500 тирәсе аш, кич утыруларда табын түрендә булдым. Матур, моңлы уйныйсың, диләр иде. Печән чабарга барганда да гармунны үземнән калдырмадым. Ял иткән арада сыздыра торган идем, — дип искә ала Флүр абый. — гомергә ат җанлы, гармун җан­лы булдым.

Флүр абый белән кич буе рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Өйдә аккордеон тавышы, тальян моңы яңгырады. Физик яктан тулысынча булмаса да, ул рухи яктан сау-сәламәт. Шуның белән бә­хетле дә, үрнәк тә.

Апас районы.

Алсу Сабирова | 31.01.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры