Якшәмбе 21 апрель 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ТӨРЕКЛӘР КИТТЕ, ЛӘКИН ЛИЦЕЙЛАРНЫ САКЛАП КАЛДЫК”

Татарстан чагыштырмача мөстәкыйльлек алгач, иң зур казанышларның берсе Казанда һәм башка шәһәрләрдә татар мәктәпләрен ачу булды. Ә 1992 елда Татарстан белән Төркия арасында килешү төзелеп, башкалабызда беренче татар-төрек лицее эшли башлады. Бер-бер артлы мондый уку йортлары Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмәдә барлыкка килде. Казанда кызлар лицее да оештырылды. Бик тиз арада алар дәрәҗәле белем учакларына әверелде. Лицейны тәмамлаучылар башкалардан тирән белем, берьюлы берничә телне камил белү генә түгел, ә тормыштагы активлык, әдәп-ле¬лек белән дә аерылып торалар. Юкка гына балаларын лицейда укытыр өчен ата-аналар чиратка басмый. Аларны иләк аша уздырып, иң сәләтлеләре лицейда уку бәхетенә ирешә. Гадәттә, бер урынга ел саен 6-7 бала туры килә. Алар арасында гади авыл кешеләренең дә, министр, җырчыларның да ул-кызлары бар. Ләкин төрекләр тудырган укыту системасын күпсенделәр, 2008 елда РФ прокуратурасы аларны сират күперен үтәргә мәҗбүр итте. Татар-төрек лицейларын яклап ата-аналар, балалар, җәмәгатьчелек җыеннар, митинг-пикетлар уздырмасын, төрле инстанцияләргә хатлар язмасын, төрек мөгал-лимнәре Татарстаннан куылды. Ул вакытта лицейлар үз дәрәҗәләрен саклап калырмы дигән шик булды, ләкин алар үз йөзен югалтмады гына түгел, Русия, дөньякүләм бәйгеләрдә беренчелекне яулауларын дәвам итә. Халык телендә төрек лицейлары дип аталган белем учакларының Татарстанда эшли башлавына быел 20 ел тула. Иң беренчеләрдән булып Ка-занның 2 нче санлы лицей-интернаты ачылды. Без аның директоры Илдар МӨХӘММӘТОВ бе¬лән укыту ысуллары, төрек укытучылары киткәннән соң үзгәрешләр, уку йортының перспективалары турында сөйләштек.

 — Илдар, Казанда татар гимназияләре, урыс телен­дә белем бирүче “элитар” мәктәпләр бар, ләкин ничек кенә булмасын, сезнең лицей иң яхшысы бу­лып санала. Бал кортлары бал тирәсенә җыелган ке­бек, барысы да шушы уку йортына керергә омтыла. Үзен­­чәлек нидә?

— Бу уку йорты республика татар-төрек лицее буларак ачыла. 2 нче санлы татар гимназиясе базасында оеша, аның интернат бинасында укулар башлана. Хезмәттәшлек нигездә Төркиянең татарлар күпләп яши торган Искешәһәр каласы белән оештырыла. 1993 елда лицей шәһәр карамагына күчә. Беренче елларда балалар шушында яшәп укыганнар, 1995 елда безгә Бакалея урамындагы балалар бакчасында интернат булдырырга рөхсәт ителә. Беренче елда балалар күп булмый, билгеле, 1996 елдагы беренче чыгарылышны 38 укучы тәшкил иткән.

Без ир балаларны укытабыз. Аларны 7 нче сыйныфка алабыз, элегрәк 8 яки 9 нчы сыйныфка алганнар, хәзер лицейда бала 5 ел дәвамында тәрбияләнә. Ни өчен 5 яки 6 нчы сыйныфтан кабул ителми дигән сорау туа. Галимнәр әйтүенчә, бала 6 нчы сыйныфтан соң җитлегә. Гомумән, педагогика фәнендә башлангыч мәк­тәп чорын 1 дән 6 нчы сыйныфлар тәшкил итәргә тиеш дигән тенденция бар. Бу яшьтә бала психологик һәм физиологик яктан аерым бер чор кичерә. Ә 7 нче сыйныфка күчкәне мөстәкыйльлеккә өйрәнә, интернат шарт­ларында коллективта яши ала.

Бездә бала 2 ел мәҗбүри рәвештә интернатта торырга тиеш. Чит районнардан килеп укучылар шунда кала, ләкин урын булса, еш кына Казан балалары да интернатта яши. Кайчак ата-аналар баланы контрольдә тоту авыр, интернатта торса, белем ягыннан үсеш сизелә, дисциплинага өйрәнә, көн­нә­ре бушка узмый дип мө­рәҗәгать итә­ләр. Лицейда бүген 250 бала укый, 150 се интернатта  яши.

— Төрекләрнең  укыту системасы ир һәм кыз балаларны аерым укытуга корылган. Революциягә ка­­дәр татар милли мәгарифе дә шул рәвешле эш­лә­гән. Бүген бу укыту системасына каршы торучылар да, аны яклаучылар да бар.

— Соңгы вакытта бала­лар­ны аерым укытуның отышлы яклары турында күб­рәк сөйли, бу дөресрәк дигәнгә авыша башладылар. Моның фәнни нигезләмәсе дә көчле. Балалар физиологик яктан төрлечә җитлегә, мәсәлән, кызлар тиз­рәк өл­герә. 8-9 нчы сыйныф кызлары классташ малайларыннан ике яшькә олырак булып күренә.

Аерым укыту практикасы чит илләрдә, мәсәлән, Бөекбритания, АКШ, Австралия, Германиядә актив кулланыла. Бездә бу сирәк күренеш. АКШтан күп  китаплар яздырабыз, психологлар ир һәм кыз балаларның мәгълүматны үзләштерү ысулы төрле икәнен аңлата, хәтта бүл­мәдә нинди төсләр булырга тиешлеге, аларның гүзәл һәм көчле затларга төрлечә тәэсир итүен язалар. Мәгъ­лүмат үзләштерүдә нинди электр лампасы, аның яктырту көче ничек булуы да мөһим.  Кыз­лар һәм малайлар өчен эшлекле атмосфера тудыруның ысуллары төрле. Шуңа ир һәм кыз балаларны бер калыпка салып укыту дөрес түгел.

Сталинга кадәр Совет чорында да кыз һәм ир балаларны аерым укытканнар, бу милли мәгарифкә генә кагылышлы булмаган. Сталин хатыннар һәм ирләрнең хокукларын тигезләр өчен бу системаны җимерә.

Аерым укыган малайлар һәм кызлар җәмгыятьтә югалып кала, аралашуда кыенлыклар туарга мөмкин дип әйтү чынбарлыкка туры килми, бигрәк тә бу заманда. Баланы резервациядә тәр­бияләү мөмкин түгел, чикләп булмый. Интернет бар, балалар үзара аралаша, бернинди каршылык тумый. Киресенчә, мондый системада укыган малайлар кызларга карата башка мөнәсәбәттә, алар гүзәл затларга алиһә­ләргә кебек карый.

Хезмәткәрләрнең күпчелеге ирләр. 30 укытучының 21 е  ир-ат, 9 ы — ха­­­тын-кыз, интернаттагы тәрбиячеләр дә гел ирләр. Гомумән алсак, мәгариф системасы хатын-кыз кулында, бу начар әйбер түгел кебек, шулай да, баланс сакланырга тиеш. Казанда, мәсәлән,  93 % укытучы хатын-кыз, калганы ирләр. Чит илдә, га­дәттә, бу  50 гә 50.  Элек укытучылык  ир­ләр  һөнәре саналган, лә­кин мө­галлим­лек­нең социаль дәрәҗәсе бик нык түбән. Аз хез­мәт хакы тү­лән­гән  профессияне ир­ләр сайламый.

— Сездә күпчелек ир­ләр булса да, баш­калар белән чагыштырганда, лицей укытучыларының хезмәт хакы түбән булуына зарланганнарын ишеткәнем юк.

— 2008 елда статусыбыз үзгәр­де, бюджет финанс­лау­дан автоном рәвештә эшләү ысулына күчтек. Бу хуҗалыкны алып бару, өс­тәмә керем булдырыр өчен мөмкинлек ачты. Казанда беренче­ләр­дән булып шул рәвешле эшли башладык.

Мәктәп — катгый таләп­ләргә корылган система өлеше, ләкин аның иҗади мәй­дан икәнен дә онытырга яра­мый. Педагог сәхнә ар­тисты яки рәссамнан ким түгел, эше иҗатка корылган. Кызганычка каршы, мөгаллимнәрның ирекле эшләү мөмкинлекләрен кысалар. Аларның канатланып эшләвен чиклиләр, кәгазь тутыру белән вакытларын алалар. Эшен иҗатка корып балалар белән җиң сызганып эшләүче шактый та­лант­лы укытучыларның басымга түзә алмыйча мәк­тәп­тән киткән очракларын бе­ләм. Бик кызганыч. Шуңа күрә лицейда укытучыларга балалар белән иркенләп эшләү өчен шартлар тудырырга тырышабыз. 

Мөгаллимнәр профессиональ яктан да үсәргә ти­еш. Аларны чит ил­гә стажировкага җи­бәрү мөмкинлекләрен табабыз. Мә­сәлән, тиз­дән мө­гал­лимнәребез Глазго шәһәрендә узачак инглиз теле укытучыларының дөнья­күләм форумына барачак. Уку елының уртасы дип, аларны җибәрми булдыра алмыйм, мәктәптә утырып кына кешеләрнең офык­лары киңәйми. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы да төрле грантлар уйната, актив катнашабыз, отабыз. “Алгарыш” программасында проектларыбыз җиңеп чыга. Актив укытучыларга мөм­кин­лек­ләр бар, кулланырга гына кирәк.

Укытучыларга шартлар тудырылгач, алар канатланып эшли, нәтиҗәсе дә кү­ре­нә. БДИ нәтиҗәләребез Казан һәм Русия күрсәткечләреннән күпкә югары. Олимпиадалардагы җиңү­ләребез — горурлыгыбыз.

Begin Group ширкәте 2003-2010 еллар арасында Русия күләмендә узган бөтен олимпиадаларның нәтиҗә­ләрен тикшергән. Инглиз теленнән безнең 2 нче санлы лицей Русия буенча беренче урында. Русиядә 50 мең мәктәп бар икән, димәк, безнең  балалар инглиз телен яхшы үзләштерә, укытучылар уңышлы укыта. Тарих буенча узган олимпиадада да тиңнәр юк, бу фәннән дә без алда. Биологиядән бишенче урында торабыз. 2010 елда Мумбайда биологиядән дөнья­күләм олимпиада уз­ды, безнең укучыбыз, татар баласы Фәрхәт Галиуллин беренче урынны яулады. Бу зур җиңү!

— Төрекләр укытканда телләргә зур игътибар бир­де. Лицейларның үзенчәлеге дә шунда — аны тә­мамлаучылар урыс, ин­глиз, татар, төрек теллә­рен­дә камил аралаша. Лицейда татар теленә мөнә­сәбәт нинди? Бүген татар мәктәпләрендә дә укудан тыш балалар үзара урысча аралаша дип зарланалар.

— Төрекләр укыткан вакытта 4 тел өйрәнелгән икән, әле дә шулай, ләкин моннан тыш 8 нче сыйныфтан башлап математика, физика, химия, биология фәннәрен по­лилингваль нигездә укытабыз. Прокуратура Русиядә белем бирү бары тик урыс һәм шушында яшәгән халыкларның телләренә генә нигезләнергә тиеш дигән фикер әйтте. Ләкин чынында Мәс­кәү, Санкт-Петербургта хосусый мәктәпләрдә физика, химия, биология һ.б. инглиз телендә укытыла.

Татар теле план нигезен­дә укытыла, ул башкалардан артык та, ким дә түгел. Биредә балалар ике төркемгә бүленеп укый. Берсе — урыс телле балаларга, икенчесе урыс мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен тәгаенләнгән программа кулланыла. Шунысы әһәмиятле: бездә татарча мохит. Тәрбия системасында татар теленә өстенлек бирелә. Укудан тыш чаралар, бәйрәмнәр, бәй­геләр, түгәрәкләр — барысы да татар телендә. Интернатта татарча сөйләшүне таләп итәбез, “линейка”лар татарча алып барыла, тәнә­фестә татарча аралашабыз. Миңа балалар татарча дәшә, шундый имидж туган. Татар теленнән оялу гомумән күзә­телми. “Планерка”лар, педагог утырышлары татарча алып барыла, урыс укытучылары барысы да татарча аңлый.

Балаларның милли составына килгәндә, 80 % — та­тар­лар, 10 % — катнаш гаи­ләдә туучылар, 10 %  урыс һәм башка милләт вәкилләре. Балаларны милләт буенча аермыйбыз, барысына да мөмкинлек бирәбез. Урыс балалары да телне үзләш­терә алса, куанабыз гына. Лицейда 70 % Казан балалары укый, 30 %ы  республиканың төрле районнарыннан яки Чувашстан, Мари Иле, Оренбург, Мәскәү кебек төбәкләрдән. Быел бер бала Ингушетиядән укырга килде.

— Йөзләгән укучы арасыннан иң сәләтлеләрен сайлап алып, аларга тирән белем бирү бер, ләкин акыллы һәм әдәпле балаларның киләчәктә үз дәү­ләтенә, милләтенә хезмәт итүе дә мөһим. Лицей тә­мамлаучыларның ничә проценты Казанда кала? Чит илгә китеп төпләнү­че­ләр бармы?

— Лицейда белем базасы көчле булганлыктан, балаларның төрле югары уку йортларына кереп уку мөм­кинлеге бар. Узган ел 40 ба­ла тә­мамлады, аның 20 се Мәскәүгә китте, МГУ, МГИМО, Икътисадның югары мәктә­бе кебек көчле университетларга җи­ңел керделәр. Калганнары Казанда калды, КФУ, КАИ, КФЭИда укыйлар. Элег­рәк чит ил­гә китүчеләр күбрәк булган, башлыча Төр­­киядә укыганнар.

Чит илдә төпләнү­челәр күп дип әйтә алмыйм, ләкин кит­кән очракта да алар югалып калмый. Мә­сә­лән, АКШ университетларында физика, биология фәнен тирәнтен өйрәнгән егетләребез белән горурланабыз. Лицейда фәнгә кызыктыру ысуллары бар. Гомумән, балалар акыл белән зур дәрәҗә­ләргә ирешеп булганын аң­лый. Бездә олимпиадаларда җи­ңеп, дәүләтнең 60 мең сумлык премиясенә ия булучылар бар. Ярлы гаилә­дә үс­кән, ләкин сәләтле балалар грант­лар отып, якыннарына ярдәм иткән очраклар да шактый.

Балага яхшы үгет — ул үр­нәк. Укучы үзеннән берничә яшькә генә өлкән булган, ләкин акыллы, тәр­бияле, берничә телне су урынына эчкән, бу тормышта үз урынын тапкан, заман белән бергә атлаган, уңышларга ирешкән укытучысына карап, аның кебек булырга омтыла. Бездә эшләүче мө­галлимнәр еш кына чит ил­дән интернеттан ниндидер электрон техникага заказ биреп, сатып ала. Балаларның исе китә, “кайда күрер идек әле без аны, ә укытучыбыз әллә ниләр белә, кызыксына” дип сокланып карый. Мәгарифнең фәлсә­фәсе шул булырга тиеш.

— Илдар, кайбер ата-анадан шуны ишеткәнем бар: “Баланы лицейга бирер идек, ләкин ар­тык диниләнеп китәр дип куркабыз, дин укыталар ан­да”, — диләр...

— Бу миф! 1993 елда языл­ган бер мәкаләгә юлыктым, анда ата кеше “баланы бирер идем, ләкин лицейда Коръән укытырлар” ди­гән. Элек тә, хәзер дә дини дә­ресләр юк. Диннәр тарихы укытылган, тик бернинди динилеккә басым булмаган. Төрекләр укыткач, Төр­кияне бер ислам дәүләте дип уйлап, лицей турында шундый бер образ туган. Бу — дөньяви уку йорты. Әйе, бездә дини гаиләләрдә үскән балалар да байтак, алар үз дини бурычларын үти, аңа каршы төшмибез, тыймыйбыз. Ул һәр кешенең хокукы.

Безгә һәрвакыт көчләп-үгетләп дигәндәй, Көнбатыш илләренең мәгариф системасын үрнәк итеп куеп, аны тагалар. Мәсәлән, Сингапур мәктәпләрен алыйк. Аларның уку йортлары бары тик белем бирүгә генә корылган. Алар Казанда лекция укыды, ләкин тәрбия турында ләм-мим. Мәскәүдән билгеле педагоглар Поташик, Ямбург килде, алар “мәгариф системасы балага әх­лак кыйммәтләрен җиткерүне беренчел максат итеп куярга тиеш” дип әйтте. Җәм­­гыятьтә әхлакый нигез булмаса, бик белемле кеше дә әллә нинди начарлыклар эш­ләргә мөмкин бит. Җәм­гыятькә әдәпле кешеләр кирәкмиме? Мәк­тәптә тәртип мәсьәләсенә игътибар булмаса, мәгариф системасының гомумән мәгъ­нәсе каламы? Милли педагогиканы  карагыз, аның нигезе әдәп, әхлак, гаделлек, шәфкатьлелек, хөрмәт, кешеләрне ярату... Бу бит гомумкешелеклелек кыйммәтләре! Һәр мәк­тәпнең максаты — югары әхлаклы һәм тирән белемле шәхес тәрбияләп чыгару.

— Авылларда сәләтле балалар күп, бәлки, аларның да сезнең лицей-интернатта белем алу теләге туар. Лицейга керер өчен кайда мөрәҗәгать итәргә, имтиханнар түләүлеме?

— Барлык ир балаларга да үзләрен сынап карарга мөмкинлек бар, бернинди чикләү юк, имтиханнар тү-ләү­сез. Сайлап алу ике өлештән тора. Беренче турда математика һәм урыс теленнән тест язарга кирәк булачак. Аннары кайбер аерым фәннәрдән укытучылар бе­лән аралашу оештырыла. Аның нәтиҗәләре буенча  көчле балалар сайлап алына. Икенче турда балалар безнең интернатта өч көн дәвамында яши, дәресләргә йөри, аларга өй эшләре бирелә. Cпорт, мәдәни чаралар оештырыла, алар анда катнаша. Балаларга аерым укытучылар, тәрбиячеләр, психологлар билгеләнә. Алар укучыларны күзәтә, дәрес­ләрдә, чараларда активлыгы нинди дә­рәҗәдә, кайсы фән­­нәр белән кы­зыксына, сә­лә­те бармы, коллективта яши аламы-юкмы — барысы да теркәлә. Аннары педагоглар җыелышында, барлык күр­сәткечләр нәтиҗәләренә нигезләнеп, иң сәләтлеләр сайланып алына. Бирегә әшнәлек буенча кереп булмый, бары тик баланың белем дәрә­җә­се, сәләте төп рольне уйный.

Быел беренче тур 6, 12, 19 майда узачак. Теләк белдерүчеләр гариза язарга тиеш, үзең белән туу таныклыгы, 6 нчы сыйныф көндәлеге, билгеләр кәгазен алып килергә кирәк. Аннары төрле бәйге­ләрдә, мәдәни, спорт чараларында алган дипломнар булса да яхшы. Тулырак мәгъ­лүмат безнең сайтта бар: http://www.l­it­sey­2­.­ru. Элемтә өчен телефон: (843) 554-32-34.


P.S. Быел лицей өй туен уздыра. Татарстан хөкүмәте аңа тагын бер корпус төзеп бирде, хәзер балалар заманча җиһазландырылган актлар, спорт залында шө­гыльләнә ала, медицина блогы да шунда урнашкан. Кабинетлар саны арткан. Димәк, лицейга өстәмә тагын 125 баланы укырга алу мөмкинлеге туган. 20 еллыкка менә дигән бүләк дип куанышалар.

Моннан тыш, Казанның    2 нче санлы лицей-интернаты Русиянең иң яхшы уку йорты исеменә лаек булып, Дмитрий Медведевның Рәх­мәт хатын алган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 26.03.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Шамил 27.03.2012 08:52:18
Кайда вконтакте-фейсбукларның лайк"лары?
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры